|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.08.2022 Шоу-бизнес
Зияратта Данир Сабировка әтисе: "Менә, бу урын сиңа булыр"Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров Үзбәкстанга юл тоткан. Ерак сәфәргә ул әтисе, әтисенең абыйсы, энесе Назыр, баянчысы Роберт, дусты Илнар белән бергәләп зур гастроль автобуслары белән чыгып киткән. Бу хакта артист болай дип яза: "2 тәүлек юлда булдык. Казахстан читендә 6 сәгать торырга туры килде. Ял көн, чират... Үзбәкстан чигендә 3 сәгать булдык, ну анда конкретно тикшерделәр: һәр пакетны, һәр шешәне, һәр кесәне... Наркотик алып керерәләр дип куркалар икән. Таможня эшчесе минем артист икәнне белеп алды да, тотынды әйдә минем иҗат белән танышырга. Без барган автобуска зур итеп "Данир Сабиров" дип язылган, шуннан китте: "Мондый машинада безнең илдә президентлар гына йөри", - ди абзый. Ютубтан минем видеоларны карый башлады, "Әйдә, җырла", - ди. Ә тегендә километрга сузылган машиналар, чират. Ә таможня эшчесенә барыбер. Каракалпак яклап кердек без. Ул - Үзбәкстанның автоном республикасы. Анда юллар бик начар.
Шуларны күргәч, кәефем бик төшкән иде, әмма Ургенчка җитәрәк бар да җайланды: юллар да яхшырак, туганнар да якты йөз белән каршы алды. Алар үзләре Ларгуста ише машинада җилдергәч, чокырлы юллар алар өчен тап-такыр.
Монда мин Данирбайга әйләндем. Башта төп йортка, әби-бабай яшәгән өйгә килдек.
Аларны искә алып, дога укыдык һәм Әтинең Акылҗан исемле апасына куна киттек. Йортлар монда шундый зур: биек түшәмле, иркен бүлмәләр. Иң кызыгы: постельный белье, мендәр бирделәр дә, кайда ятасың килә - шунда ятасың. Анда бездәге кебек диванга, караватка ятып азапланмыйлар. Үзбәк теле татарчага бик якын. Аңламаган сүзләрне әти тәрҗемә итә.
Анда кешене башкача күмәләр: җирне ике метр казысаң, су чыга, ди. Шуңа күрә, туфракны күтәртеп, балчык эченә күмәләр икән. Данирның әтисенең туганы бөтен нәсел өчен зияратта урын алып куйган. Әти: "Менә, бу урын сиңа булыр... Бу урын - Назырга" ди. Уф, әти простой кеше инде ул..." - дип яза Данир Сабиров.
Фото: Бизнес Онлайн
--- |
Иң күп укылган
|