поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
24.08.2022 Язмыш

«Ятимлек безнең итәккә тагылган бугай инде»

Балтачтагы даруханәгә керсәм, миннән алда гына күптәнге танышым Рәйсә дарулар ала. Бүлдермичә көтеп тордым да хәлләрен сораштым. Көтмәгәндә очрашуга икебез дә сөендек шикелле. Рәйсә – Балтач районындагы Әтнә авылы кызы, бик күп язмаларымның герое.

Атауныкылар – ятим Гатауллиннар турында инде күп яздым. Район газетасында эшләгәндә, 1995 елда ук башлаган әлеге теманы, еллар үткәч тә читкә куеп булмады шул. Язмышлары бигрәк ачы, оныттыра торган түгел.
 
«Ватаным Татарстан»ны даими укучылар хәтерли торгандыр: әтиләре үлгәч, сукыр һәм параличланган әни тәрбиясендә калган берсеннән-берсе кечкенә дүрт сабый… Ачлыкны да, юклыкны да, башкасын да татыган, бер-бер артлы әтиләрен, әниләрен, бабайларын, әтиләренең үзләренә ярдәм итәргә дип кайткан сеңлесе Гөлниса апаларын, Якуб җизнәләрен соңгы юлга озаткан һәм… кырыс язмыш каршында ни ризыкка, ни киемгә, ни сәламәтлеккә туймас мохтаҗ булып, япа-ялгыз калган бу балалар турында без инде берничә ел дәвамында кайта-кайта яздык.
 
Аларның берсендә мин: «Гыйбрәт өчен дип язылган язмаларның бөтенләй башка борылыш  аласын әле ул чакта беребез дә уйламаган идек», – дигәнмен һәм, безне ишетеп, бу ятимнәргә ярдәм итәргә алынган, аларга күп еллар дәвамында терәк-таяныч булган чит-ятлар турында сөенеп, сокланып язганмын. Районныкылар гына түгел, Әлмәттән кадәр елына әллә ничәләр, машинасына кием-салым, мебель, ашамлыклар төяп килгән, бу балаларга әйтеп-санап бетергесез күп яхшылык-изгелекләр эшләгән, аларның да Кешечә мөнәсәбәткә бик лаек икәнлекләрен исбатлый алган пенсия яшендәге Мирсәет абый Сәйфиев… Үзебезнең районның Арбор авылында яшәүче, безнең язмаларны елый-елый укып, ике дә уйламыйча, төпчек уллары Камилне шул ятим кызларның берсе Нурсинә белән кавыштырган Рауза һәм Шамил Шакировлар… Балаларны даими эшле дә, ашлы да иткән, бик күп матди ярдәм күрсәткән (һәм бүгенгә кадәр алар белән даими кызыксынып, ярдәм итеп торучы) хуҗалык рәисе Рәкыйп Нәҗипов…
 
Тагын бер язмамда мин бу йорттагы матур үзгәрешләрне, яңалыкларны күреп: «Ниһаять, аларда да барысы да тәртиптә дип, ничә еллар буена беренче мәртәбә сөенеп кайттым», – дигәнмен. Исәбем инде бу темага башка кайтмаска булган да… Тик район газетасында басылган бер рәхмәт хаты «Ятимлек безнең итәккә тагылган бугай инде» дигән язмага сәбәпче булган. Арбор авылына кияүгә чыккан Нурсинәләре, баласы туып озак та үтми, авырый башлый һәм бер ел дигәндә күзләрен мәңгелеккә йома. Апасы авырый башлаганнан гел янында булган Рәйсә исә, ул үлгәч, җизнәсе Камилгә һәм өлкәннәргә нәни Кәримне карарга булыша… Ә Шамил абый исә, бу хәсрәтне күтәрә алмыйча, урынга ук егыла.
 
– Ятимлек безнең итәккә тагылган бугай инде, – дигән иде ул чакта, әрнеп, Рәйсә. – Бездән бер дә читкә китәсе килми…
 
Ике елдан соң кабат, юл уңае гына Рәйсәләргә сугылып чыкканмын. Анысы исә «Ятимлек безнең итәккә тагылган бугай инде – 2» дигән язмага нигез  булган. «Мин бармый торган ике ел эчендә инде Кәрим дөм ятим калган булып чыкты. Башта Шамил бабасы, аннан кан басымы күтәрелеп, кинәт кенә әтисе Камил үлеп киткән… Сиксәнгә җитеп килүче, соңгы елларда бер-бер артлы киленен, ирен, улын җирләгән Рауза апа оныгын Рәйсәгә ышанып тапшыра. Бүген Рәйсә өч яшьлек Кәримгә белән тумыштан акылга җиңел абыйсы Рәдифкә – опекун, коррекцион мәктәптә укыган энесе Рәдискә «күз-колак», алты айлык улы Әмиргә әни, өлкән яшьтәге туганнары Гадил абыйга үз түреннән урын биргән мәрхәмәтле җан да. Зур гаиләнең тоткасы да, терәге дә ул. Тормыш инде аны үз сикәлтәләрендә сыный-сыный чарлады, зарланмаска, уфтанмаска өйрәтте. «Шөкер»дән башка сүз әйтми Рәйсә.  «Безне яңа өйле итәргә җыеналар бит әле, – диде ул, сөенеп. – Бөтен документларны тәртипләп кенә бирдем, барысы артыннан авыл советы җитәкчесе, элекке укытучым Рафил абый Җәләев йөри…» Бирсен Ходай. Бәлки яңа нигездә бөтенләй башкача – матур, бәхетле яңа тормыш башларга насыйп булыр. Алар бу бәхеткә бик лаек. Шуңа да яңа өй дигәннәре хыял гына булып калмасын иде», – дип язганмын моннан биш ел элек.
 
…Рәйсәне даруханәдә очраткач та, башта хәлләрен белештем, аннан: «Яңа өй хыял булып кына калмадымы?» – дип сорадым.
 
– Юк, без хәзер яңа өйдә яшибез бит, – диде ул, сөенеп. – Өр-яңа түгел, әмма элеккесеннән өч тапкыр зуррак, бөтен уңайлыклары да бар. Рафил абый әйткән сүзендә торды, бөтенесе артыннан үзе йөреп, хөкүмәт программасы нигезендә безне өйле итте. Бик рәхмәтле без аңа. Авылның икенче очына күченсәк тә, бик тиз ияләштек. Барыбыз да исән-сау. Улыма тиздән алты яшь тула. Кәрим быел беренче сыйныфка укырга керәсе иде. Күпме дәвалануларга йөртсәк тә, тайпылышлары бетеп җитмәде, коррекцион мәктәпкә бирергә кирәк, диләр. Районда берничә мәктәптә андый сыйныфлар бар, тик анда көн саен йөртү өчен машина кирәк. Кенәрдәге интернатка җибәрәсе булса, аңа да, безгә дә җайсыз була инде. Күрше авыл мәктәбендә дә бу уку елында шундый сыйныф ачыла икән дип әйтәләр, алай булса, бик тә әйбәт булыр иде. Балаларны көндәлек автобус йөртә бит анда.
 
– Туганыгыз булды, ахры, бик тәмләп сөйләштегез, – ди дару сатучы танышым.
 
– Туганымдай якын кешегә әйләнде шул инде бу күпне күргән бала, язмам герое ул минем, – дидем дә, нидән башларга белми тукталып калдым. Бер-ике сүзгә генә сыярлык түгел шул бу баланың күргәннәре. Бүген дә әнә дистәгә якын язмамны өстән-өстән генә хәтердән үткәрдем. Аларның һәркайсы сынаулар белән туп-тулы…
 
 

Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 23.08.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»