поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
23.08.2022 Милләт

Туган телне онытмыйча да ватанга хезмәт итеп була?

Кешегә яшәү өчен сулар һава никадәр кирәк булса, халык өчен аның туган теле шулкадәр мөһим. Яңа туган баланың ана телендә сөйләшә башлавы, бишек җырын тыңлап үсүе, ата-ана телендә белем алуы, шул телдә мәдәни һәм хисси ихтыяҗларын канәгатьләндерә-канәгатьләндерә кинәнеп яшәве – аның табигый халәтен барлыкка китерә.

Табигый халәт – ул кеше өчен иң мөкатдәс мохиттә генә туа. Аңардан беркемгә дә зыян килми. Киресенчә, болай яшәүче милләт үзен бәхетле, ирекле хис итә, шушы шартларны тәэмин иткән иленә ихласлылык белән, үзенеке дип хезмәт итә. Шундый кеше генә ватаны язмышы өчен чын көрәшче булып әверелә. Ихтимал, милли телләрне чикләүне күздә тотып эш итүчеләр дә ватанга файда китерәбез дип уйлыйлардыр, ләкин алар бик нык ялгышалар. Бу ахыр чиктә ил халкының бердәмлегенә зур зыян салачак гамәл.
 
Шушы арада кулыма күрше чуваш халкының бөек мәгърифәтчесе Иван Яковлевның “Чуваш халкына рухи васыять” дигән бик тә атаклы хезмәте урын алган затлы китап килеп керде. Ул аны, үләренә тугыз ел калгач, 1921 елның 4 августында язган. Бу вакытта ул бик нык авырып киткән булган. Күрәсең, дөнья белән хушлашу вакытым җитте дип уйлаган, соңгы сүзләрен әйтеп калдырырга теләгән. Әле 1930 елга кадәр яшәсә дә, ул инде бу васыятенең бер генә сүзен дә үзгәртмәгән, анда әйтелгәннәрне бөтен вөҗүде белән дөрес дип санаган. И.Яковлев милләттәшләренә, мәдәни торгынлыктан чыгу өчен, төрле юнәлешләрдә хәрәкәт итүне бурыч итеп куя. Алар арасында иң мөһимнәреннән берсе – туган телне саклау һәм үстерү икәненә аеруча игътибар иттерә. Ул болай кисәтә: “Хәтерегездә тотыгыз, халкыбыз теленнән читләшмәгән очракта гына сез халык күңеленә ия булачаксыз!” Аның карашынча, “Туган телгә сыгыну ул кемнәргәдер хыянәт итү түгел. Әниләрдән кабул итеп алынган телне онытмыйчы да ватанга хезмәт итеп була” (Яковлев И.Я. Духовное завещание чувашскому народу. – Чебоксары: 1992. – Б.15).
 
Бөек татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри да “Без – татарлар, телебез – татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле тел ул. Бүтән телләрдән бер дә ким түгел” дип язды. Кемнәрдер “татар теле – урам теле, аның әдәби-гыйльми тел булырга сәләте юк” дип мыскыл иткән бер вакытта ул саф татар телендә “Кырык бакча”, “Әбугалисина” һәм башка китапларын язып бастырды һәм, горурланып, “аның белән менә нәрсәләр эшләп була!” дип әйтте. Әйе, бу бай, камил һәм матур тел тулаем татар халкыныкы, аңа кул күтәрергә беркемнең дә хакы юк. Телгә халык үзе генә хуҗа. И.Яковлев һәм Каюм бабабыз – чуваш һәм татар телләренең нигезләрен салган хөрмәтле тарихи шәхесләребез – йөз елдан соң газиз телләребезгә мөнәсәбәт бу дәрәҗәдә үзгәрер дип уйларына да китермәгәннәрдер.
 
Кызганыч, шушы гаять киеренке көннәрдә дә күпчелекне тәшкил итеп яшәүче күршеләребез безгә ярдәм кулын сузмый. Димәк, бу очракта без үзебезне ялгыз дип хис итәбез. Элеккерәк чорларда, югыйсә, алар арасында бу мәсьәләләрдә безгә җылы мөнәсәбәт күрсәткән затлар булганлыгына мисаллар аз түгел иде. Әйтик, Казан дәүләт педагогия институтының гомуми тарих кафедрасында Алексей Михайлович Ременников дигән бер галим эшләде. Чын мәгънәсендә зыялы зат. Ул 1918 елда Петроградта туган, сугышта катнашкан. Мәскәүдә М.Ломоносов исемен йөрткән университетны тәмамлаган. 1950 елдан алып ярты гасыр буена Казан педагогия институтында эшләде. Шушында ук тарих фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗә алды, профессор булды. Кафедра мөдире итеп тәгаенләнде. Республикабызда тарих фәнен үстерүгә, белемле кадрлар әзерләүгә зур өлеш кертеп яшәде. Шушы хезмәтләре өчен аңа Татарстанның атказанган фән эшлеклесе дигән дәрәҗәле исем бирелде. Әмма ул тормышында үзен бары тик рус теле белән генә чикләмәде. Немец телен дә туган теле кебек үк белә иде. Разведчик буларак, бу телне белү аңа сугыш вакытында да зур ярдәм иткән.
 
Утлар-сулар кичкән бу зат 32 яшендә Казанга килә, 89 еллык гомеренең 57сен биредә үткәрә. Мин аның белән 1974 елда – шушы югары уку йортында эшли башлагач таныштым. Ул да М.Межлаук урамында күрше йортта гына тора. Эшкә барганда-кайтканда юллар бергә туры килгәли. Миннән 23 яшькә өлкән булса да, ул еш кына беренче булып исәнләшергә өлгерә.
 
- Исәнмесез, мөгаллим иптәш, сау-сәламәт кенә йөрисезме?
 
Аның теле саф татарча. Җитмешенче елларда телебездә бик кулланылмый торган “мөгаллим” сүзен дә кинәнеп әйтә. Сизеп торам, аңа, исәнләшүдән бигрәк, татарча сөйләшүе кызыклырак. Сүзләренең үзләре генә түгел, әйтелешләре дә нәкъ безнеңчә. Үз ана теленнән бер сүз дә кыстырмый.
 
Кайвакыт тиешле сүзне таба алмыйча туктап кала. Әмма миңа әйтеп җибәрергә кушмый. Куеныннан үзе тулыландырып бара торган сүзлеген ала, кирәкле сүзне таба, йөзенә куану билгесе чыгарып, әйтеп куя. Миннән сүзләрнең дөрес әйтелешен сорый. Моны ул көн саен, еллар буе дәвам иттерә. Межлаук урамы Колхоз базары янында гына. Шуңа күрә, Дәрдемәнд киңәш иткәндәй, сүзләрне урамнан һәм базардан чүпли. Шунда, ягъни базарда татар икәнлекләре күренеп торган абый-апаларга сүз куша, нәрсә дә булса сатып алырдан түгел, тегеләрне сөйләштерер өчен.
 
Сиксәненче еллар ахыры иде. КДПИның тарих-филология факультетында гомуми җыелыш булды. Мин, декан буларак, доклад сөйләдем. Җыелышны алып баручы партия оешмасы секретаре доцент Марат Сәгыйтов сораулар бармы дип мөрәҗәгать итте. Әлеге дә баягы Алексей Михайлович кул күтәрде. Гәрчә чыгышымны русча ясаган булсам да, ул сорауны татарча бирде.
 
- Әйтегез әле, хөрмәтлем Фоат Галимулла улы, безнең факультетта ниндидер үзгәрешләр көтелә дигән сүзләр йөри, бу сүзләр дөреслеккә туры киләме?
 
Аның сүзләрен бик тә нәзәкәтсез яңгыраган хатын-кыз тавышы бүлде. Куркыту, кисәтү интонациясенә төреп, ул шактый тупас итеп болай дип кычкырды:
 
- Здесь не союзная, а автономная республика, говорите на понятном языке!
 
Мин башта бу тәкәллефсез репликадан беразга аптырап калдым. Әмма үземне тиз генә кулга алдым, сорауга сорау белән җавап бирдем:
 
- Скажите, пожалуйста, в какой Конституции написано, что на собраниях нельзя говорить на языке народа, образующего автономную руспублику?
 
Әлеге хатын мондый сәер сүз әйтмәсә, ихтимал, мин Алексей Михайловичка җавапны рус телендә биргән булыр идем, чөнки факультетта эшләүчеләрнең күбесе рус теллеләр. Шуңа күрә мондый җыелышлар шул телдә үтә дә. Татар кешесе монда үз телендә сөйләшә башлауны күз алдына да китерми, шулай күнегелгән иде. Әмма бу юлы бик тә үзенчәлекле очрак – рус кешесе сорауны татарча бирә бит. Кызык хәлне дәвам иттерү өчен генә булса да, аңа үзе сорау биргән телдә җавап бирергә кирәктер. Бу юлы хәл кызыклыктан ерак иде. Татарча җавап бирүем үзеннән-үзе әлеге тупаслыкка мөнәсәбәт күрсәтүгә нигезләнгән иде. Шуңа күрә мин татарча сөйләп киттем:
 
- Хөрмәтлебез, Алексей Михайлович! Безнең тарих-филология факультеты бик зур. Биредәге меңнән артык студент дүрт бүлектә укый. Без рус мәктәпләре һәм татар мәктәпләре өчен рус теле һәм әдәбияты укытучылары, тарих һәм инглиз теле мөгаллимнәре, шулай ук татар теле һәм әдәбияты белгечләре әзерлибез. Ел саен һәр белгечлек буенча йөз-йөз илле яшь укытучы әзерләп мәктәпләргә озатабыз. Әмма шулай да укытучыларга булган ихтыяҗны канәгатьләндереп бетерә алмыйбыз. Бигрәк тә татар теле һәм әдәбияты укытучыларына сорау зур. Шуңа күрә безнең факультеттан өч факультет аерып чыгарып булыр иде. Ул вакытта беренче курска кабул итүне тагын да арттыру мөмкинлеге туачак. Ректоратта да бу мөмкинлекне киңәйтү турында борчылалар. Сез ишеткән сүз шул турыда булса кирәк.
 
Шуннан соң мин җавапны рус телендә кабатладым. Тарихчы профессор Николай Петрович Муньков әйтә:
 
- Кабатламасагыз да була, без инде барысын да аңладык.
 
Чыннан да, Николай Петрович Муньков, Людмила Сергеевна Андреева, Анастасия Александровна Михеева кебек галим-укытучыларыбыз татар телен дә шактый ук яхшы беләләр, ара-тирә татарча җөмләләр кыстырып куя алуларына үзләре дә сөенәләр иде. А.Михеева хәтта җырлап та җибәргәли.
 
Бер елны, Мәскәүдән килеп, институтны тикшерү булды. Безнең факультет эшен А.Пушкин исемендәге рус теле институтыннан килгән коллегабыз өйрәнде. Декан кабинетындагы өстәлгә тикшерүче карарга теләгән барлык кенәгәләрне һәм документларны өеп куйдым. Ул шуларны укый, мин дә үз эшләрем белән шөгыльләнеп утырам. Шул вакыт ишектә бер студент кыз күренде. Пышылдап кына диярлек үзенең үтенечен белдерде:
 
- Фоат абый, бик ашыгыч эш иде, сезне борчырга мөмкинме?
 
- Күрәсез, миндә Мәскәү кунагы бар. Шулай да, алай ашыгыч булгач, керегез инде.
 
Чыннан да, кыз баланың тулай торак белән бәйле һич тә кичектерергә ярамый торган йомышы бар икән. Мин хуҗалык эшләре буенча проректор Илгиз Абдуллин белән телефоннан сөйләшеп, эшне җайладым, кыз тынычланып чыгып китте.
 
Студент кыз чыгып киткәч кенә абайладым, тикшерүчем, кәгазьләреннән аерылып, миңа текәлеп карап тора иде.
 
- Мин сезнең татарча сөйләшүегезне тыңлап тордым. Телнең яңгырашы бик матур икән. Мин болай иркенләп татарча сөйләшүне беренче тапкыр ишетәм. Бер генә дә миңа таныш сүз очрамады, аның каравы сез бик яхшы аңлаштыгыз. Татарларга, үзара аралашу өчен, башка телнең кирәге дә юк икән, мин шуны төшендем.
 
Аннан сорап куйды:
 
- Әйтегез әле, көндәлек тормышта татар теле ничек кулланыла? Лексик составы һәм төзелешләре буенча нык аерыла торган татар һәм рус телләре бер-берләренә комачауламыйлармы?
 
Мин сөйләп бирдем:
 
- Күреп торасыз, без ике телне дә яхшы беләбез. Татар кешесе белән сөйләшергә кирәк икән, үзеннән-үзе туган телдә уйлый башлыйбыз. Русча сөйләшергә кирәк булганда да аптырап калмыйбыз. Без бу телләр арасындагы аерманы сизмибез дә. Әмма татар кешесе белән үз телебездә сөйләшүгә өстенлек бирәбез. Шуңа күрә без ике телне дә тиешле урынында иркенләп кулланабыз.
 
- Сездә татар теле рәсми рәвештә дәүләт теле булып саналмый бит. Шулай да аны куллану халык тарафыннан иркен тормышка ашырыла икән.
 
- Сез ялгышасыз, татар теле республикабыз төзелүнең икенче елында, ягъни 1921 елда, дәүләт теле дип игълан ителгән. Мәктәпләрдә, башка уку йортларында аны укытканнар. Шәһәрдәге өлкән яшьтәге рус кешеләре арасында татар телен әйбәт кенә белүчеләр очрый. Сез аны ничек өйрәндегез дигәч, безгә телне мәктәпләрдә укыттылар дип әйтәләр. Бөтен эш кәгазьләре татар телендә дә алып барылган. Татар теленең дәүләт теле булуы беркайчан да гамәлдән чыгарылмаган. Шуңа карамастан, алтмышынчы-җитмешенче елларда республикада, аеруча шәһәрләрдә, татар телен укыту чикләнә башлады, факультатив булып кына калды.
 
Ул, укыту системасын яхшы белүче буларак, сөйләшүгә нәтиҗә ясады:
 
- Факультатив – үзегез беләсез, укыту түгел, укыткан булып азаплану.
 
Бу сөйләшүдән соң ун ел узгач, Татарстан Республикасының Төп законы кабул ителде. Ул инде Мәскәүдән төшерелгән күчермә түгел, бәлки үзебездә эшләнгән, чынбарлыгыбызны дөрес итеп исәпкә алып төзелгән документ иде. Анда тагын бер тапкыр татар теленең дәүләт теле булуы расланды. Моңа кадәр үги итеп киленгән татар теле барлык мәктәпләрдә укыту программасының мәҗбүри өлешенә кертелде. Хәтта югары уку йортларының кайберләрендә, татар төркемнәре оештырылып, укыту-тәрбия эшләре ике телдә алып барыла башлады. Педагогия институтында исә барлык фәннәрне дә (рус теле һәм әдәбияты, чит телләр белгечлекләреннән башкалары) татар телендә дә укыту тормышка ашырылды. Нәкъ менә шушы югары уку йорты татар телен һәм әдәбиятын укытуның фәнни-методик ягын тәэмин итүче үзәк булып әверелде.
 
Хәзер татар телен, дәүләт теле буларак, ныклы нигезгә куеп укыту, аның методикасын камилләштерү, бүгенге таләпләргә җавап бирерлек укытучылар тәрбияләү, элеккеләрен яңача укытуга туры килерлек итеп яңадан әзерләү, дәреслекләр һәм методик әсбаблар белән тәэмин итү бүгенге көннең иң мөһим бурычларыннан санала. Шул бурычларны тормышка ашыру мөмкинлекләре булдырылу – заман таләбе. Әмма аны уңай хәл итү, ай-һай, җиңел булмас. Хәл катлауланганнан катлаулана гына бара.
 
Фоат ГАЛИМУЛЛИН, профессор, филология фәннәре докторы

Фоат ГАЛИМУЛЛИН
Татарстан яшьләре
№ --- | 23.08.2022
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»