|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.08.2022 Мәгариф
Мәктәпләрдә 1 сентябрь бәйрәме ата-аналар катнашында узачак1 сентябрьдә мәктәпләрдә бәйрәм линейкалары гадәти режимда узачак. Бу хакта бүген республиканың Министрлар Кабинетында узган брифингта Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте. «Линейкалар штат режимында, ата-аналар катнашында үткәреләчәк. Һава торышы начар булса, тантаналы чараны актлар залында үткәрергә кирәк», – дип төгәлләштерде Патяшина.
Республиканың баш санитар табибы мәктәпләр ачылыр алдыннан анда дезинфекция чаралары белән генераль җыештыру үткәрергә кирәген искәртеп узды. Ел дәвамында болай җыештыру эшләрен атнага бер тапкыр үткәрергә кирәк, дип яза Татар-информ.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|