поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 02 Май
  • Флера Хәмитова - актриса
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
19.08.2022 Язмыш

Кыен хәлдә калган ана: «Улымның бер ел утырасы калды… Кайтыр, ярдәм итәр дияр идең, дә, тик аның иректә торганы да юк»

Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча республика халкының коммуналь хезмәтләр өчен 8 млрд сумнан артык бурычы җыелган. Аны кайтарып алу өчен, бурычлыларның мөлкәтенә, банк карталарына арест салына.

Хезмәт хакының күпмедер өлеше дә тотып калынырга мөмкин. Милек рәсмиләштерүгә рөхсәт бирмәү, Россиядән чыгуны тыю һәм административ җаваплылыкка тарту да каралган. Суд приставлары бурычлыларның машиналарын да ала. Быел җиде айда суд приставларында торак-коммуналь хезмәтләргә кагылышлы 35703 эш теркәлгән.
 
Татарстанның суд приставлары бурычларны кайтару өчен өйдән-өйгә йөри. Казанда узган рейдка алар белән бергә «ВТ» журналисты да чыкты. Иң элек без Коләхмәтов урамында яшәүче бер гаиләгә юл тоттык. Беренче катта яшәүче гаиләдә ишекне ачмадылар. Күршеләр ярдәме белән подъезд ишегеннән үтә алсак та, фатирга керә алмадык. Киров районы суд приставларның әйдәп баручы белгече Гүзәл Загиева сүзләренә караганда, биредә яшәүче Хәкимовларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен 200 мең сумнан артык бурычы җыелган. Аларга инде беренче генә барулары түгел икән. Әмма һаман да уртак фикергә килә алмыйлар.
 
Ишек ачканны көткән арада безнең янга күршеләре җыелды. Сүзгә саран булып чыкмадылар. Бишенче катта яшәүче Евгений Матросов сүзләренчә, бурычлыларны фатирдан куарга кирәк. Ә Илназ исемле күршеләре аларның балаларын кызгана. Хәкимовлар гаиләсендә өч кечкенә сабый тәрбияләнә! «Яшь гаилә булсалар да, көн-төн эчәләр. Акча каян алалардыр, белмим. Эчеп яткач, бурыч җыела инде ул, – ди Илназ. – Безнең аларны күргән дә юк!»
 
Суд приставлары бу юлы да аларның ишегенә чакыру кәгазе кыстырып китте. Тагын киләсе булачак.
 
Батыршин урамындагы биш катлы йортларның берсендә яшәүче 56 яшьлек Марина ханым ишекне бер каршылыксыз ачты. Хәлләре мөшкел – аның әҗәте 500 мең сумга җиткән.
 
– Бик авыр хәлдә калдым. 16 яшемнән эшли башлаган идем мин. Бик озак еллар пешекче булдым. Кинәт кенә инсульт бәрде. Ирем иртә үлгәч, улымны бер ялгызым үстердем. Бар яхшысын бирергә тырыштым. Тик ул гына туры юлдан тайпылды. 24 яшендә булса да, өченче тапкыр төрмәгә эләкте. Бер ел утырасы калды әле. Кайтыр, ярдәм итәр дияр идең, дә, тик аның иректә торганы да юк, – дип елап җибәрде ул.
 
Маринаның фатирында күп еллар ремонт булмаганы күренеп тора. Кухнясында тараканнар йөгерешә. Ашарга ризыгым бар, ачтан үлмәс өчен подъезд юам, ди.
 
– Инсульт булгач, миңа инвалидлык биргәннәр иде. Хәлем уңайлангач, аны алдылар. Әмма һаман дару эчәм. Сәламәтлегем аркасында эш табу кыен. Идән юганыма да сөенеп яшим. Бурычым барлыгын беләм мин. Түләмәү юлларын да эзләмим. Идарәче оешма белән сөйләштем бит инде. Ай саен 1500 сум түләргә дип килешү төзедек. Ә сез нигә дип килдегез? – диде ул.
 
Баксаң, Марина ханымга идарәче оешмага барып, кабат гариза язарга кирәк икән. Суд приставлары аның өендәге милеккә арест салдылар.
 
Ни өчен бурыч җыела? Без бу хакта суд приставларыннан да сораштык. Кемдер хәмер белән дуслаша, берәүләр кинәт авырып китә, икенчеләр эшсез кала. Әмма ваемсызлар да җитәрлек. Әҗәтлеләр арасында хәлле кешеләр дә аз түгел. Аларының хәтерен эшләтеп җибәрү өчен, суд приставларның килүе дә җитә. Икенче көнгә үк бурычын түлиләр икән. Без тагын берничә адрес буенча ишек шакыдык. Әмма суд приставларын көтеп тормыйлар, ишек ачучылары бик сирәк.
 
Димәк, тагын йөрергә, ишек шакырга туры киләчәк. Приставлар әйтүенчә, бер әбинең торак-коммуналь хезмәтләр өчен 1 миллион сумнан артык әҗәте җыелган. Ул пенсиясенә 5 онык үстерә. Бурыч түләргә акчасы калмый.
 
– Киров районында бурычлылар күп. Быел җиде ай эчендә 701 эш теркәлде. Шуның 402 сеннән 11 миллион 600 мең сум бурыч кайтарып алынды, – ди Гүзәл Загиева. – Бер генә теләк: кешеләр әҗәтен вакытында түләсен иде. Авыр тормышта яшәүчеләрнең хәленә керергә тырышабыз. Бурыч килүне туктатыр өчен кая барырга икәнен дә әйтәбез. Тормышта төрле хәлләр була. Бурычка баткан кеше авыр хәлдә калуы турында идарәче оешмага язмача хәбәр итсен, алар белән килешү төзесен иде.
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 19.08.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»