|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.08.2022 Хәвеф-хәтәр
Казанда уйнап йөргән бала өстенә металл тренажер җимерелеп төшкәнМассакүләм мәгълүмат чараларында Казанда «Салават күпере» торак комплексында кечкенә балага тимер тренажер ауганлыгы турында хәбәр барлыкка килде. Мәкалә авторы сүзләренчә, бала әнисе белән балалар мәйданчыгында йөргән. Бала ишегалдында урнаштырылган тренажерга менгән, һәм бу вакытта конструкция җимерелгән.
Мәгълүмат барлыкка килгәннән соң, Казан прокуратурасы тикшерү оештырды.
«Вәкаләтле затлар тарафыннан уен мәйданчыкларының иминлеген тәэмин итү турындагы закон таләпләренең, шул исәптән балалар уен җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләренең үтәлешенә бәя биреләчәк. Сәбәп булган очракта, прокуратура җавап бирү чараларын күрәчәк», - дип шәрехләде Татар-информга вазгыятьне Татарстан прокуроры ярдәмчесе Руслан Галиев.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|