поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
17.08.2022 Мәгариф

Марат Әхмәтов: Җиде районда бер бала да татар теленнән имтихан тапшырмаган

Татарстанның җиде районында 9 нчы сыйныфны тәмамлап, татар теленнән төп дәүләт имтиханын тапшырган бер генә бала да юк.

Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов "Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү" республикакүләм форумында әйтте.
 
"Җаваплылыкны арттыру максатыннан берничә сан әйтәм: республикабызның җиде районында 9 нчы сыйныфны тәмамлаган бер генә бала да татар теленнән имтихан бирмәгән. Югыйсә, 1 нче сыйныфтан алып 9 нчы сыйныфка кадәр атнасына кимендә икешәр сәгать татар теле укытылган бит аларга", - дип гаҗәпләнде Марат Әхмәтов.
 
"Республикадагы балаларның дүрттән бере генә туган телендә белем ала. Чынбарлыкта әле ул саннар тагы да эч пошырырлык булырга мөмкин. Сезнең, укытучыларның, мәгариф идарәләре җитәкчеләренең, мәктәп җитәкчеләренең, уку-укыту буенча урынбасарларының ни дәрәҗәдә татар җанлы булуы мәктәптә татар телен укытуның эчтәлегенә искиткеч зур йогынты ясый», – диде Марат Әхмәтов.
 
Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова докладына әзерләнгән слайдта да татар теленнән төп дәүләт имтиханы тапшыручылар булмаган районнар күрсәтелде. Бу Апас, Буа, Югары Ослан, Алабуга, Кама Тамагы, Менделеевск, Тәтеш районнары, дип яза Татар-информ.
 
Минзәлә, Чистай, Ютазы, Нурлат районнарында да татар теленнән имтихан тапшыручылар саны аз. Алдынгылар исәбендә – Кукмара, Балтач, Чүпрәле, Әлки районнары.
 
Минзәлия Закирова татар теле һәм укытучыларын балаларда татар теле һәм әдәбиятыннан имтихан тапшыруга кызыксынуны арттыру өчен тырышырга өндәде.
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 17.08.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»