|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.08.2022 Шоу-бизнес
Гөлназ Миньязова: "Елый-елый язам. Сине, мине белмәгәннәргә сәер бит..."Журналист Илнур Фәйзрахманов белән «Болгар радисының» элекке, хәзер исә "Тәртип" радиосының алып баручысы Гөлназ Миньязова 4 ел аерылып яшәгәннән соң кабат кавышты. Хәтерләсәгез, алар 2019 елда аерылышкан иде. Бүген ирен туган көне белән котлап, Гөлназ үзенчәлекле пост урнаштырган. Аның сүзләрен түкми-чәчми һәм үзгәртмичә бирәбез: "Иии хәтерлим, бу ал күлмәкне дә, туй костюмының бу ак пиджагын да. Ничә тапшыру шушы пиджакны киеп төшерелгәндер, ничә концерт алып барылгандыр.. Яшь чак дисәң, шушы фото күз алдына килә дә баса. Шулай итеп кенә беләм сине. 42 яшь тулган бүген дип, маңгайда , күз кырыенда инде җыерчыклар бар дип түгел.
19 ел бергә. Шуның 4 елы аерым үтелсә дә, бер беребезне аңлар, сынар өчен бирелгән вакыт булган ул. Җиткән улыбыз, үсеп килүче кызыбыз бар, без бар. Балаларың - синең дәвамың. Аларның әниләре итеп мине сайлавың өчен, бөтен яхшылыкларың, авырлыклар өчен дә рәхмәт сиңа.
Елый-елый язам. Сине, мине белмәгәннәргә сәер бит. Я талашып бетәләр, я кушылып куялар. Нәрсә инде бу, диярләр. Мин сиңа сәламәтлек телим, үзең турында да уйлый башлавыңны телим.
Яратуыңны беләм, сизәм.
Киләчәктә гел бергә булыйк, яныңнан яратып мин барырмын.
Хеппи бездей, Илнурик"
--- |
Иң күп укылган
|