|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.08.2022 Криминал
Түбән Камада ЮХИДИ хезмәткәрен кем үтерүе билгелеЯкшәмбе көнне, 14 август иртәсендә, Түбән Кама шәһәрендәге йорт фатирында бер ир-атны үтерү турында хәбәр таралды. «Татар-информ»га үз чыганагыннан билгеле булганча, кеше үтерү турында хокук саклау органнарына хәбәр иткәннәр. Җинаятьтә шикләнелүче 40 яшьлек ир-атны фаҗига урынында тоткарлаганнар. Ул Түбән Камада яшәүче булып чыккан.
Мәрхүмнең ЮХИДИ хезмәткәре булуы ачыкланган. Ул эш вакытыннан соң кунакка килгән булган. Хәзерге вакытта тикшерү үткәрелә, дип аңлаттылар Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәтендә.
--- |
Иң күп укылган
|