|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.08.2022 Җәмгыять
Кайбер әниләр 1 миллион сумга дәгъва кыла алаРоссия Президенты Владимир Путин ун һәм аннан күбрәк бала тудырган һәм тәрбияләгән РФ гражданнары –Россия хатын-кызларына «Герой-ана» исемен бирүне гамәлгә кертте. Бу исемгә лаек булучыларга аерым билге, грамота һәм 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата бүләк алачак, дип яза Татар-информ.
«10 һәм аннан күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән, Россия Федерациясе гражданины булган анага «Герой-ана» исемен гамәлгә кертергә», – диелә карарда.
Моннан тыш, Президент бүләкләнүчеләрне «Ата-ана даны» орден медале белән бүләкләүне йөкләде. Ата-аналарның берсе 200 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак. Исегезгә төшерәбез, бу бүләк дүрт һәм аннан да күбрәк бала тудырып үстерүче яки уллыкка алучы ата-аналарга бирелә.
--- |
Иң күп укылган
|