поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.08.2022 Мәдәният

Римма Ибраһимова: “Иремне бүген дә сагынып яшим”

Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова җәйнең күп өлешен туган ягы Балтач районы Түбән Кенә авылында уздыра. Төп нигезгә сеңлесе гаиләсе белән кайталар. Янәшәдә генә улы Фәрит йорт сатып алган. Быел зур мунча да салып куйганнар. 72 яшендә булса да, Римма ханымның хәрәкәттән туктаганы юк, күз тимәсен. Чак тоттык үзен, әле музыка училищесында имтихан кабул итә ул, әле төрле чараларда катнаша, концертта чыгыш ясый.

— Римма ханым, ниһаять, ял итәсез, ахры? Авылда ниләр белән шөгыльләнәсез?
— Әле күптән түгел кызым Ләйсәннең җәйге бакчаларында булып кайттым. Хәзер менә туган нигездә. Күрше йортта яшәүче оныкларым белән мәш киләбез. Ишегалдына зур бассейн куйганнар. Шунда рәхәтләнеп чумалар, мин дә алар белән йөзәм. Коенырга бик яратам. Минем өчен чын ял — диңгез ярында ял итү, көч туплау. Ел да Төркиягә барырга тырыша идек, ләкин коронавирустан соң, пандемия чорында җай чыкмады. Кыш көне Азнакайдагы шифаханәдә ял итеп кайтам.
 
— Быел җиләк сөбханалла, җыярга өлгердегезме?
— Бакча эшләренә вакытым бик калмый. Дөрес, сеңлем яшелчәсен, җиләк-җимешен утырта. Аларга булышам. Быел урманга җиләк җыярга бармадым. Аның каравы базардан сатып алып, аз гына шикәр комы салып болгатып, кышка катырып куйдым. Организмга витамин кирәк. Абрикостан кайнатма әзерлисем килә әле.
 
— Римма апа, сезнең кабатланмас тавышыгызны татар эстрадасында берәүнеке белән дә бутап булмый. Талант нәселдән киләме?
— Әтием — офицер, колхоз рәисе булып та эшләде, әнием укытучы иде. Икесе дә иҗатка гашыйк кешеләр. Гармунда уйныйлар, җырлыйлар иде. Унынчы сыйныфта укыганда гаиләбез белән Казанда фестивальдә катнашканыбызны хәтерлим. Без дүрт бертуган. Кызганыч, ике туганыбыз инде вафат. Сеңлебез белән икәү генә калдык. Әти-әни дә мәрхүмнәр. Кечкенәдән җырлый идем. Мәктәптә, авыл клубындагы чаралар миннән башка узмады. Ләкин җырчы булам дип янып-көеп яшәмәдем. Казанга да тарих бүлегенә укырга керәм дип барган идем. Язмыштыр, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә килеп эләктем. Бер төркем яшь талантларны Мәскәүдә эстрада буенча укыттылар. Йөзләгән кеше арасыннан миңа да Клара Хәйретдинова, Зиннур Нурмөхәммәтов, Рабига Сибгатуллина һәм башка талантлы шәхесләр белән бергә башкалада белем алу насыйп булды. Бу юлны сайлавыма үкенмим. Мәскәүдән кайткач, Казан училищесында, аннары Мәдәният институтында укыдым.
 
“ГЕЛ ҖЫРЛАП ЙӨРИМ”
— Фәрит белән Ландышның балалары — Әнвәр, Ләйлә, Гомәр, хәтта кечкенә Каюм да җырлый-бии, бик активлар. Аларны сәхнә серләренә сез өйрәтәсезме?
— Мин түгел. Балалар түгәрәкләргә йөри. Музыка мәктәбендә белем ала. Профессиональ белгечләр белән шөгыльләнә. Әти-әнисе дә игътибарлы. Ландышның әтисе гармунда уйный, балаларга элекке онытылып барган халык җырларын өйрәтә.
 
— Кызганыч, Равил абый гына оныкларын күрә алмады. Сез ирегездән бик яшьли калдыгыз бугай?
— Равил белән 25 ел яшәп калдык. Ул яман шештән үлде. Кулдан килгәнчә терелтергә тырыштык. Онкология буенча танылган табиб Владимир Муравьевка да мөрәҗәгать итеп карадым. Машинабызны сатып, чит илгә дәваланырга алып барырга да әзер идек. Тик соң иде шул. Табиб, озак яшисе калмаган, диде. Миңа ул чакта 47 яшь тирәсе. Эштә дә, өйдә дә бергә идек. Бәхетле яшәдек. Равилне соңгы юлга озатканнан соң, 3 ай рәткә килә алмадым. Дәваланып йөрдем. Кан басымы күтәрелде. Кызым Ләйсән 7 яшендә калды. Улым Фәриткә ул чакта 23 яшь иде. Сеңлесен карарга бик булышты. Елап, хәсрәтләнеп утырырга чама юк иде. Акча табарга, баланы мәктәпкә озатырга, эшләргә, тормыш итәргә кирәк. Ирем беркайчан исемнән чыкмый. Шунысына гаҗәпләнәм, җирләгәннән бирле бер тапкыр да төшемә кергәне булмады. Аны бүген дә сагынып яшим.
 
— Римма ханым, озак еллар озын чәч белән йөрдегез дә, кисәк кенә кистердегез, толымнарыгыз кызганыч булмадымы?
— Коронавирустан соң чәчем нык коелды. Шуңа да кистерергә булдым. Хәзер рәтләнде инде, шөкер, тик үстерерменме, кистерерменме, белмим әле, күз күрер.
 
— Сез гастрольләр белән чит төбәкләргә дә еш йөрдегез. Читтәге татар тамашачысы бездәгедән аерыламы?
— Бик күп төбәкләрдә, илләрдә булырга туры килде. Польша, Төркия, Венгрия, Чехословакия, Үзбәкстан дисеңме... Өч тапкыр Финляндиядә булдык. Соңгы тапкыр анда биш ел элек бардым. Мәшһүр җырчы Илһам Шакиров белән чыгыш ясаган чаклар да булды. Читтәге татарлар милли моңга сусаган. Алар татар җырының кадерен, тәмен белә. Берсендә Магадан якларына рус концерты белән барганымны хәтерлим. Зал шыгрым тулы. Күбесе шахтада эшләүчеләр, татарлар. Без русча чыгыш ясый башлагач, татарча җырлавыбызны сорадылар. Кисәк кенә программаны үзгәртеп, татарча концерт куеп кайтканыбызны хәтерлим.

Эльвира МОЗАФФАРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 14.08.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»