|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.08.2022 Шоу-бизнес
“Үткәннәрдән дәвалар эзләмә” – Ләйсән Шәйхетдиновадан өр-яңа җырБу җәй яңа премьера белән шатландырды – Ләйсән Шәйхетдинова башкаруында “Үткәннәрдән дәвалар эзләмә” җыры. Күп популяр шигырьләр авторы Гөлфия Шакирова сүзләренә талантлы яшь композитор Мурат Гайсин көен иҗат иткән. Аранжировкасы Нефтекамада яшәүче Венер Янышевныкы. Иҗат җимешен “Матбугат.ру” укучыларына да тәкъдим итәбез. Киләчәктә исә бу җырга клип та төшерелер дип көтелә.
Ләйсән Шәйхетдинова тумышы белән Башкортостанның Балтач районыннан, бүген Нефтекама шәһәрендә яши. “Җыр – минем хобби, музыкаль белемем юк”, – ди ул. Әмма, шуңа да карамастан, Ләйсән Шәйхетдинова – “Башкорт җыры – 2020” финалисткасы.
“Үткәннәрдән дәвалар эзләмә” җырын барлык бушлай интернет-мәйданчыклардан, “Вконтакте”, “Одноклассники”, “Ютюб”, “Яндекс”тан тыңларга була.
--- |
Иң күп укылган
|