поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
12.08.2022 Җәмгыять

Мөслимдә фаҗига: "Болай да авыру Рәзинә апа елый да елый..."

Мөслим районы Шуганка авылында булган янгын турында безгә Рузәл Минһаҗев хәбәр итте. Шул авылда яшәүче олы яшьтәге Сабирҗан абый һәм Рәзинә апа Хафизовлар йортсыз калган. Хәзерге вакытта алар Олы Чакмак авылында яшәүче кызлары Луизада яшәп тора.

— Янгын 4 август көнне иртәнге тугыз тулганда чыккан, - дип сөйләде безгә Рәмзия Галиева, - Бу йортта Сабирҗан абый белән Рәзинә апа икәү генә гомер кичерә. Олы Чакмак авылында яшәүче кызлары Луиза көн дә алар янына төшеп, ашарларына пешерә, җыештырып китә. Рәзинә апага 83 яшь, инвалид, урын өстендә ята. Шулай икәү тыныч кына гомер кичерә алар. Ул көнне Сабирҗан абый ашаганнан соң, яңа килгән газеталарны карарга, дип утырган. Шул чакны шартлаган тавыш ишеткән дә, түр яктан верандага чыккан. Анда бөтен дөньяны төтен камап алган булган. Буыла-буыла ярдәм сорап урамга атылган. Украинадагы махсус операциядә катнашып, ялга кайткан күршеләре Марсель Бәдретдинов, тәрәзәне ватып, янган йортка керә һәм төтен эченнән Рәзинә апаны күтәреп чыга. Шулай гына исән кала ул.
 
Мизгел эчендә йортның 88 кв. м мәйданы янып беткән. 
 
— Берничә ел элек аларның 100 квадрат метрдан артык булган зур өйләре янып көлгә әйләнгән иде инде, - дип сөйләвен дәвам итте Рәмзия апа, - 2011 елда исә уллары юл һәлакәтендә һәлак булды. Әйтерсең, Аллаһы Тәгалә аларга әледән-әле сынаулар биреп сынап карый. Инде авылдашлар, мөслимлеләр бергә җыелышып әлеге олы яшьтәге парга ярдәм итәргә алындык. Кечкенә генә бер өй салып керергә хыяллана алар. Икесе дә бик уңайсызлана шул. Болай да авыру Рәзинә апа елый да елый. Күңел сыкрана. Картлык көнеңдә шундый бәлагә тару бик авыр шул. 
 
Өй иминиятләштерелмәгән. Соңрак белгечләр белдергәнчә, янгын электр чыбыгындагы кыска ялганыш сәбәпле чыккан. Бүгенге көндә тикшерү эше бара. 
— Ел башыннан бу 13нче янгын очрагы, – диде Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Вильям Тайбактин.
 
7 август көнне район башлыгы Альберт Хуҗин Сабировларның гомерен саклап калган 29 яшьлек Марсель һәм аның гаиләсе, шулай ук янгын сүндерүдә ярдәм иткән Айдар Зиннәтуллин белән очрашкан. Мөслим башлыгы арабызда шундый кешеләр булганда, якты киләчәккә ышаныч барлыгын, Марсельнең барчабызга үрнәк булуын билгеләп үткән.
 
Бәлки, укучыларыбыз арасында да Сабировларга ярдәм итәргә теләк белдерүчеләр булыр.  
 
Акча күчерү өчен: Сбербанктагы исәп-хисап счеты 2202 2005 8614 7421 һәм Ак барс банк: 2200 5301 5305 3129. Икесе дә Гарипова Луиза Сабиряновна исемендә. 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 12.08.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»