|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.08.2022 Мәдәният
Бүген Болгарда «Кара пулат» операсын ачык һавада бушлай күрсәтәчәкләрМузыкаль әсәр 12-13 августта, кичке сәгать сигездә Болгар музей тыюлыгында open-air форматта күрсәтеләчәк. Аны, гадәттәгечә, театр сәхнәсендә түгел, ә үзенчәлекле бина фонында – XIV гасырда Алтын Урда дәүләте осталары төзегән уникаль тарихи һәйкәл – Кара пулат янәшәсендә тамаша кылып булачак, дип белдерде Кәрим Тинчурин театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, проектның продюсеры Фәнис Мөсәгыйтов. Композитор Эльмир Низамовның, Ренат Харис либреттосы буенча язылган «Кара пулат» операсы премьерасы 2015 елда Татарстан Республикасының дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев җитәкчелегендәге «Яңарыш» фонды ярдәмендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында куелган иде. Сигез еллык тәнәфестән соң, май аенда Кәрим Тинчурин театрында кабаттан куелды.
--- |
Иң күп укылган
|