|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.08.2022 Җәмгыять
Дәүләт Думасы депутатлары минималь хезмәт хакын арттырырга тәкъдим иттеЛДПРдан Дәүләт Думасы депутатлары 1 гыйнвардан 20 мең сум күләмендә МРОТ урнаштырырга тәкъдим иттеләр. Бу адым инфляция йөген җиңеләйтүгә, фәкыйрьләр санын киметүгә китерәчәк. Шулай итеп, МРОТны ике тапкыр диярлек арттырып, 30 мең сумга җиткерү күздә тотыла. Парламентчылар исәпләп чыгарганча, әлеге күрсәткечне ике тапкыр арттыру өчен 1,16 триллион сум кирәк булачак. Хәзерге көндә 15 279 сум. “Россиядә хезмәткә түләүнең минималь күләме Европаның күпчелек илләрендәгедән кимрәк. МРОТның түбән дәрәҗәдә булуы халыкның кереме ягыннан нык аерылуына, җитештерүнең кимүе, “күләгәдәге” икътисадның киңәюенә, социаль киеренкелекнең үсүенә китерә”, – диелгән закон проектына аңлатма язуында.
ЛДПР фракциясе җитәкчесе урынбасары Ярослав Нилов фикеренчә, хезмәткә түләүнең минималь күләмен нәкъ менә хәзер – киләсе елга бюджетны әзерләү чорында яңадан карарга кирәк.
--- |
Иң күп укылган
|