|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.01.2011 Икътисад
Азык-төлек бәяләре һаман өскә “үрмәли”Узган бер атнада Казанның сәүдә нокталарында яшелчә һәм җиләк-җимешкә бәяләр күтәрелү дәвам итте. Моны соңгы бер атнадагы статистик мәгълүмат раслый. Бәрәңгенең килосы 5,1 процентка , кишер, алма, кәбестә -2,7-3,9 процентка, башлы суган – 1 процентка кыйммәтләнде. Бәрәңгенең килосы хәзер уртача 37 сум 55 тиен, кишер – 31 сум 39 тиен, башлы суган 30 сум 77 тиен, алма уртача 58 сум 95 тиен, кәбестә -31 сум 98 тиен тора.
Икмәк продукциясенә дә куллану бәяләре үсеше дәвам итә. Арыш һәм бодай оны кушып пешерелгән ипи ваклап сату челтәрендә уртача 2,4 процентка кыйммәтләнде. Ул хәзер кулланучыга 23 сум 45 тиеннән тәкъдим ителә. Моннан тыш, тары һәм карабодай ярмаларында, шикәр комында, сыер ите, туңдырылган балыкта, бодай онында, көнбагыш мае һәм тары ярмасында да үсеш ягына бәяләр үзгәреше күзәтелә. Мәсәлән, карабодай ярмасының килосы сатып алучыга уртача 89 сум 4 тиеннән, тары ярмасы- 39 сум 25 тиеннән, дөге ярмасы – 36 сум 84 тиеннән тәкъдим ителә. Шикәр комының килосы өчен уртача 41 сум 91 тиен, көнбагыш маеның литры өчен 68 сум 92 тиен түләргә кирәк.
Ә менә югары сортлы оннан җитештерелгән токмач бәясе 1,1 процентка булса да төшкән. Татарстанстат хәбәр итүенчә, Идел буе округына кергән төбәкләр башкалалары арасында Казанда сыер ите, каймак, сырлар, атланмай һәм көнбагыш маена түбән бәяләр саклана.
|
Иң күп укылган
|