|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.08.2022 Мәдәният
Казанда "823 километр" фильмы төшерелә (ФОТО)Шушы көннәрдә Әмирхан Еники әсәрләренә нигезләнгән “823 километр” фильмының төп кадрларын Казанда төшерү эше башланды. Беренчеләрдән булып фильмның кайбер кадрлары Татарстан язучылар берлегендә төшерелде. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла фильмда үзе булып уйный. Казанга кайткан язучыны Берлектә хөрмәтләп каршы алалар, бөек язучы кайтты дип җыелыш ясап, бүләкләр бирәләр. Бүген шул күренешне төшерәбез», - дип белдергән фильм режиссерларының берсе Ирек Хафизов "Татар-Информ" МА. «823 километр» дип аталган тулы метражлы нәфис фильмның сценарий авторы – Валерия Байкиева. Режиссерлар - Ирек Хафизов, Әмир Галиәскаров. Продюсер – Миләүшә Айтуганова. Фильмда Татарстанның халык артистлары Илдар Хәйруллин, Илдус Әхмәтҗанов, Алсу Гайнуллина, Татарстанның атказанган артистлары Әлфия Хәсәнова, Гөлчәчәк Хафизова, Фәнис Җиһаншин, артистлар Зөлфәт Закиров, Резеда Сәлахова, Илсаф Гыйззәтуллин катнаша.
--- |
Иң күп укылган
|