|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.08.2022 Шоу-бизнес
Фәнзирә Хаюмова: “Балаларым бәхетенә исән калдым”Җырчы Фәнзирә Хаюмова ны “Мәйдан” каналында еш күрәм. Танылган артист булмаса да, тавышы шулкадәр моңлы, йөрәккә үтеп керә. “Бу ханымның язмышы үзенчәлекле бугай” дип уйлап куйдым һәм кичекмәстән Фәнзирәнең телефон номерын эзләп таптым. Чынлап та, язмышы могҗизалы булып чыкты... – Фәнзирә, сезнең белән якыннанрак танышасы килә. Кайда туып үстегез? – Мин Пермь өлкәсе Уинск районы Барсай авылында гап-гади гаиләдә туганмын. Әнием Алия фермада савымчы булып эшләде. Әтием Расип йөк ташучы булып фермада атта йөри иде. Әни җырларга бик яраткан. Сабан туйларында кая гына барса да, гел беренчелекне алып бүләкләр ала торган булган. Без гаиләдә өч кыз үстек. Мин – уртанчысы. Һөнәрем буенча җырчы түгел, мин – умартачы. Ләкин кечкенәдән җыр-моңга гашыйк булып үстем.
– Апа-сеңлегезгә дә җырлау сәләте бирелгәнме?
– Әниемнең таланты миңа гына бирелгән. Өч яшь чагымда “Балан” җырын башкардым. Сәхнәгә иң беренче адымнарымны да шул яшемдә ясадым.
– Ялгышмасам, сез хәзер Казанда яшисез?
– Тормыш иптәшем белән бер авылда уйнап үстек. Дөрес, без хәзер бергә яшәмибез. 2011 елның көзендә ирем белән авылдан Казанга чыгып киттек. Ул машина йөртүче булып урнашты. Мин “Колхоз базары”нда татар җырларыннан торган җыентыклар саттым. Ул җырларга үзем дә кушылып җырлый идем. Аннары кибетләрдә дә эшләдем. Берзаман җырлар сатып алып, үземнең репертуарны туплый башладым. “Аксу” студиясе җитәкчесе Рөстәм абый Сәрвәров чакырды. Аннан соң 7 ел тирәсе Нияз Җәләлов төркемендә эшләдем.
– Ни өчен ирегез белән аерылыштыгыз?
– Беренчедән, көнче булды. Икенчедән, яман шеш белән чирләгәнемне белгәч ташлап китте. 2018 елда миндә яман шеш таптылар. Гыйнвар аенда аңымны югалтып егылдым. Мине Чехов урамындагы хастаханәгә алып киттеләр. Шунда яман шеш барлыгын әйттеләр. Каян килгән ул чир миңа? Нәселебездә дә юк... Аннары мине 18нче хастаханәгә озаттылар. Бер атна узгач, тагын аңымны югалттым. МКДЦда яттым. Анда операция ясамыйча бер ай тоттылар. Әнием акча түләгәч кенә ясадылар. Хастаханәдә мине әни саклады. Ә ирем 4нче стадиядәге яман чир белән авырганымны белгәч, ташлап китте...
– Хәзер хәлегез ничек?
– Аллаһка шөкер, терелдем. Кызларым бәхетенә исән калдым. Өч кызым бар, алар дип яшим. Бүтән чирләргә язмасын. Минем бит бер тапкыр да баш авырта дигәнем булмады... Операциядән соң әни мине Пермьгә алып кайтып китте. Бер ай эчендә тагын бер операция кичердем. Пермь табибларына мин бик рәхмәтле. Барыбыз да исән-сау булыйк!..
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|