поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.08.2022 Фаҗига

Арчада фаҗига: «Безнең кайгыны шуның кадәр кеше уртаклашыр дип уйламаган идем...»

Бәла агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри, диләр. Арча районы Наласа авылында яшәүче Зариповлар гаиләсенә дә бәла көтмәгәндә ишек кага.

—  Кичке җиделәр тирәсе булгандыр, әти-әнинең хуҗалыкта тавык-чебешне барлап, җыештырып йөрүләре булган. Йортка тоташтырылган баганадагы электр чыбыкларының кыска ялганышы аркасында ут чыга. 160 квадрат метрлы агач йорт күз ачып йомганчы янып көлгә әйләнә. Шәхси әйберләрен дә бөтенләй алып чыга алмый алар, - дип сөйләде безгә хуҗаларның улы Фаяз Зарипов. 

Тиз арада күршеләре, авылдашлары белән бергә утны сүндерергә керешәләр. Тик ялкын телләре тиз арада сарайга да күчә, биредә асралучы тавык-чебеш янып үлә. Гаилә бернәрсәсез, өсләрендә ни бар, шуның белән урамда кала.
 
Әлеге вакытта Айрат абый һәм Резедә апа Зариповлар туганнары, якыннары янында яшәп тора. 
 
—  Киләчәккә планнар - аякка басарга! Ярдәм итәргә теләүчеләр дә күп. Акчалата да, эш белән ярдәм итәбез, дип торалар. Бүген янгыннан калган хәрабәләрне дә җыештырабыз. Безнең кайгыны шушы кадәр кеше уртаклашыр дип уйламаган идем. Күршеләргә, туганнарга, дусларга, көрәшче келәмдәшләремә (ред.иск. Фаяз көрәшче) бик зур рәхмәт, - ди Фаяз.
 
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр әлеге гаиләгә ярдәм итәргә теләгегез булса (акчалата, кием-салым, көнкүреш кирәк-яраклары һәм башкалар белән), 89050261930 телефоны аша элемтәгә керә аласыз, әлеге номерга шулай ук Сбербанк картасы да беркетелгән.
 
Акча күчерү өчен исәп-хисап счеты: 40817810262002911937. Получатель: АЛИНА РИНАТОВНА З.
 
Бәлагә юлыккан гаиләгә ярдәм кулы сузып, хәлләрен аз булса да җиңеләйтә алсак иде. 
 
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин республика халкына мөрәҗәгать итеп берничә киңәшне истән чыгармаска өнди:
 
1. Агач йортны, һичшиксез, янгынга каршы чаралар белән бик яхшылап эшкәртергә кирәк. Моңа берничек тә акча кызганырга ярамый. Бу гамәл янгыннан тулысы белән сакламаса да, шактый вакыт утка каршы торырга ярдәм итә.
 
2. Йорт салганда пластик материаллардан файдаланмаска тырышыгыз. Утта эреп, ул коточкыч төтенли, эшләргә комачаулый.
 
3. Аннан соң электр чыбыкларын ялгауны да бары тик белемле һәм тәҗрибәле белгечкә генә тапшырырга кирәк!
 
4. Йорт-җирләрне иминиятләштерергә дә акча кызганмагыз!

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 04.08.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»