|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.08.2022 Шоу-бизнес
Гөлдания Хәйруллина хастаханәгә эләккәнТатарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина белән күңелсез хәл булган. Җырчы кулын сындырган. Хәзерге вакытта ул хастаханәдә ята. "Барысы да кичә кич белән минем өйдә башланды. Әни киемен алыштырырга кереп барганда, ялгыш баланың уенчыгына басып егылды. Кулы белән бәрелде. Бик авыртты. Травмпункт эзләп киттек. "Бу вакытта бикледер инде, иртәгә барырмын әле", - диде әни. Чынлап та, без барган урыннар бикле иде. Аннан соң РКБга киттек. Рентген ясаганнар иде, кулы сынган булып чыкты. РКБ табибларына зур рәхмәт", - дип язган Гөлдания апаның кызы Лилия Хәйруллина.
Гөлдания апаның тизрәк савыгуын телибез.
--- |
Иң күп укылган
|