поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
26.01.2011 Мәдәният

Елак Дию буламы?

Тинчурин театрында көз айларын аеруча яраталар. Чөнки Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиев гөмбә уңган елны тинчуринлыларны әлеге урман нигъмәтен җыеп авыз иттерергә ярата.

Менә шундый урман егете бар Тинчурин театрында. Сәнгать дөньясында беренче адымнары исә 1965 елда ук, Минзәлә театрында ясалган. “Минем театрга бармый хәлем юк иде”, – дияргә ярата ул үзе турында. Чыннан да, Балык Бистәсенең йөздән аз гына артыграк хуҗалыклы Балыклы Чүкәй авылыннан күпме сәнгатькәр чыккан икән бит. Моңа дәлил итеп драматург Сәет Шәкүровны, композитор Резеда Әхиярованы, актриса Илсөяр Сафиуллинаны телгә алу да җитәдер, мөгаен.

 

Театр “җене” кагылган егеткә Балык Бистәсенә гастрольгә килгән Минзәлә театры труппасы да игътибар итә. Сабир Өметбаев исә өздереп: “Әйдә безнең белән, театрга егетләр кирәк”, – дип ияртеп алып китә.

 

– Нуретдин абый, Тинчурин театрындагы беренче ролегез сезне авыр хәлдә калдырган бугай.

 

– Белорус драматургы Андрей Макаенок әсәре буенча куелган “Трибунал” трагикомедиясе иде ул. Мин 12 бала атасы, “Йомгак” кушаматлы көтүчене уйнадым. Партизаннар үтенече буенча ул фашистларга яллана. Ләкин аның хыянәтче түгеллеге тамаша ахырында гына ачыклана. Кыскасы, әлеге роль аркасында шактый тукмалырга туры килде. Теләче районының Җөри авылында армиядән әле генә кайткан егеткә минем каһарманның Совет властена тел тидерүе ошамады. Спектакль уртасында йодрыкларын йомарлап сәхнәгә очып менмәсенме бу. Соңыннан, утыртып харап итә күрмәгез, дип үзен яклап йөрергә дә туры килде. Миңа аның шулкадәр ышанып каравы ошады.

 

– Сез – комик рольләр остасы.

 

– Чыннан да, репертуарда мәзәк образлар күбрәк минем. Моңа гәүдә, төс-кыяфәт тә туры килеп тора, күрәсең.

 

– Тинчурин театры режиссеры Рәшит Заһидуллин туксанынчы еллардан бирле балалар өчен махсус яңа ел әкиятләре әзерли башлады. Балалар үз иткән спектакльләрнең берсе исә “Шүрәле ONLINE” дип атала. Сез башкарган Дию безнең аңга балачактан ук сеңеп калганыннан үзгә иде. Ни өчен икән? Аннан соң ярты гасырдан артык театрда эшләп, күпме алдынгы рольләрне уйнаганнан соң бала-чага өчен шамакайланасы авыр түгелме соң?

 

– Әле бер көнне 24 режиссер белән эшләгәнемне чутлап чыгардым. Аларның һәркайсы – шәхес, һәрберсе мине артист буларак яңа яктан ачты, иҗатымны баетты. Шуннан чыгып, мин бик күп рольләр башкардым дип әйтә алам, күпчелеге исә баш рольләр. “Алай түгел, болай ул” спектаклендә (Т.Миңнуллин) Гарифҗан, “Мәкәрҗәгә барган идек”тә (И.Юзеев) Гайнетдин, “Американ”да (К.Тинчурин) Нигъмәт, “Гашыйклар тавы”нда (И.Юзеев) Сафа – алар бар да истә.

 

Ләкин бу көнгә кадәр бер теләгем тормышка ашмаган иде әле. “Алтмыш бишкә җитәм, әкияттә уйнаганым юк”, – дип зарланганымны сценарий авторы Шамил Фәрхетдинов ишетеп алган икән. “Теләгең кабул булды, Нуретдин абый, әкияттә Дию ролен уйнарсың”, – ди. Мин үзем хәзер дә исем китеп мультфильмнар карап утырам. Ләкин явыз, куркыныч Дию образы һич кенә дә миңа туры килми бит инде. Шуңа күрә аны тоттым да йомшак табигатьле, елаграк итеп гәүдәләндердем.

 

– Әкият, мультфильмнар яратуның файдасы...

 

– Кызым “Әкият” курчак театры артисткасы булды. Ул укыган 85 нче мәктәптә сәхнә серләрен укыттым. Аның исә сәхнәгә әллә ни исе китмәде. Бик яхшы укый, берәр җитдирәк һөнәр сайлар әле дип көттек. Тугызынчы сыйныфта укыганда Рәшит Заһидуллин аны “Назлы кияү” (Кәрим Тинчурин) спектаклендә фәрештә роленә чакырды. Нәтиҗәдә режиссер: “Рузилә барыгыздан да әйбәтрәк уйнады”, – диде. Тугызны бетергәч, театр училищесына китәргә теләге бар иде, укуын өздермәдек. Ике ел эчендә театрны онытыр дип өметләнгән идек тә, кая ул! Хәтта Рәшит Заһидуллин курсына да бармады, курчак театрын сайлады. Үзенә үзе юл яра торган мөстәкыйль, горур, талантлы безнең Рузиләбез.

 

– Театрдагы иң зур табышыгыз нинди иде?

 

– Тинчурин театры иҗади табышлардан кала, шәхси тормышымда да зур роль уйнады. Җитмеш өченче еллар иде ул. Спас районына гастрольгә киттек. Элек кунакханәләр юк, артистларны гадәттә өйгә урнаштыралар. Администратор, сине бик яхшы йортка кертәм, дип мактанып та алды бераз. Чыннан да, бик тыйнак апага фатирга кердем. Кызы белән генә тора икән. Сания беренче күрүдә үк күңелемне җәлеп итте. Бер ел дигәндә, ял алып, авылга кулын сорарга кайттым. Бер-беребезгә терәк булып яшәвебезгә кырык еллап вакыт узган.

 

– Күңелегезгә кереп калган иң авыр роль нинди булды?

 

– Улыбыз Салаватны сигез яшендә югалттык. Фәүзия Бәйрәмованың “Кырык сырт” романын укучылар мине яхшы аңлар. Чиләбе өлкәсенең радиациядән зарар күргән шактый гына татар авылларында халыкка “яктылык, нур” өләшеп йөрдек без. Үзебезгә дә, балабызга да нурланыш сеңдереп йөрү хисабына. Әле дә күз алдымда: Чибәркүл авылында җир җиләкләре бакча җиләгеннән дә эрерәк. Хатыным белән җыябыз да Салаватны сыйлыйбыз, җыябыз да сыйлыйбыз. Клуб мөдиреннән сөт сорадык. “Балам, сезгә безнең сөтне эчәргә ярамый бит”, – дигәч тә шикләнмәдек әле. Хәзер генә кинотасманы киредән әйләндергән кебек вакыйгаларны барлыйбыз да шаккатабыз. Без бигрәк беркатлы булганбыз икән. Улыбызның нәкъ бер айдан соң тамак төбенә яман шеш чыкты. Өч ел гомере өчен көрәштек. Әҗәлдән дару юк икән. Сания белән кайгыбызны азрак җиңеләйтү ысулын таптык. Ел саен улыбызның туган көнендә “Әкият” кафесына барып, ул яраткан ризыклар белән сыйланабыз, искә алабыз, сагынабыз... sugardolls Салаватны җирләгән елны Шамил Шаһгалинең “Курай моңы” дигән әсәрендә төп рольне уйнарга туры килде. Каһарманның да бәләкәй баласы үлә. Бик авыр булды.

 

– Кайгы дигәнең гаиләне берләштерә, кайвакыт исә җимерә дә бит әле ул.

 

– Улыбызны югалткач, театрда, бергә яши алмаслар, дип сөйләгәннәр икән. Күп очракта ир белән хатын, бала хәсрәтен күтәрә алмыйча, бер-берсен гаепләп аерылыша икән. Без исә бер-беребезгә якынайдык. Шулай язгандыр, күрәсең, дип язмышыбызга буйсындык. Шөкер, тормышыбыз җимерелмәде. Сания сабыр холыклы. Мин исә кызу канлы кеше. Ә ул минем дулауны дәшми генә үткәрә белә.

 

– Өйдә яратып башкарган шөгылегез?

 

– Гөмбәләрне сортын сортка аерып тозлауны беркемгә дә ышанып тапшырмыйм. Бөтен төр ризыкларны да пешерә беләм. Коймак салырга яратам. Әче коймак яратучылар колагына: чүпрә белән мавыкмагыз. Катык яисә кефир белән дә коймак әчкелтем була.


Гөлинә ХИСАМЕТДИНОВА
Ватаным Татарстан
№ 14 | 26.01.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»