поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
01.08.2022 Язмыш

Туй урынына Сәрия әти-әнисен соңгы юлга озатты

Сәрияне күптән күргәнем юк иде. Бу юлы авылга кайткач, аның туганы белән очраштык. Танышымның да хәлләрен сораштым. Ишеткәннәрдән өнсез калдым. Хәер, гаҗәпләнәсе дә юк. Язмыш җитәрлек газаплады Сәрияне, бу авырлыклардан аның шул хәлдә калганына гаҗәпләнәсе дә түгел...

Сәрия гаиләдә бәхетле бала булып үсте. Көтеп алынган бердәнбер баланы әтисе дә, әнисе дә иркәләп, назлап кына тордылар. Иркә җүләр, дисәләр дә, бик акыллы, итагатьле, сабыр кыз иде Сәрия. Беркайчан да масаймады - тәкәбберләнмәде.

Мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлап, югары уку йортына укырга керде. Хисапчы булып эшкә урнашты. Эшендә бер егет белән танышып, очраша башладылар. Бер ел дигәндә өйләнешергә булдылар. Сәрия миңа да кайбер киңәшләр сорап шалтыратты: нинди туй күлмәге килешер икән, фата матурракмы, әллә диадемамы... Кыскасы, ак күлмәк шкафта эленеп тора, балдаклар алынган, кафе белән туй мәҗлесе турында сөйләшенгән, чакыру открыткалары өләшенгән. Тик... туйга киләсе кунаклар бәйрәм табыны урынына Сәриянең әти-әнисен соңгы юлга озатты.
 
Туйның ни сәбәпле булмавын ишеткәч, бер мәл аңламый тордым. Әтисенең әнисеннән көнләшкәне турында әйткәне бар иде Сәриянең. Шуңа да гел: «Булачак ирем генә көнче булмаса ярар иде, андый белән яшәве бик авыр, мин әни кебек түзә алмам», - дия иде. Тәгаен генә нәрсә булганын берәү дә белми, тик Сәриянең әтисе кемнәндер, имеш, хатыны аңа хыянәт итә икән, дип ишетеп, бик усалланып кайткан да өйдә тавыш куптарган. Фатирда ялгызы гына булган хатын ниләр әйткәндер, әмма котырынган, көнләшүдән күзләре томаланган ире аңа пычак белән кадап, үзе асылынып үлгән.
 
Сәрия бик авыр кичерде бу югалтуларны, әтисе белән әнисе бер көндә юк булсыннар әле... Җитмәсә, шундый бәхетле туй көне җиткәндә генә. Туй булмады, ак күлмәк киелмәде, ярты еллап узгач, кайгылар азрак басылгач, Сәрия егете белән никах укытып, икесе генә язылышып кайттылар.
 
Ике ел яшәгәннән соң, әнисенең бертуган апасы дөнья куйды. Кинәт кузгалган йөрәк өянәгеннән бик тиз үлеп китте ул. Апасы әнисе урынына калган иде Сәрия өчен. Аның үлемен дә бик авыр кичерде кыз. Әле ярый терәге - ире бар. Ниһаять, шактый гына хастаханәдә дәваланганнан соң, балага да узды Сәрия. Бу аның өчен яңа тормыш иде бугай. Сәрия элекке хәленә кайткандай тоелды, йөзендә елмаю чаткылары күбрәк күренә башлады. Башыннан кичкән кайгы-борчулар да артта калды, алга таба аның тормышында бар да яхшы булыр, борчу-мәшәкатьләр урап узар... Әмма, язмыштан узмыш юк, күрәсең. Өч айлык авырлы чагында юл һәлакәтенә очрады Сәрияләр.
 
Шөкер, исән-саулар, дөрес, ире, тезеннән аягын сындырып берничә ай хастаханәдә ятты, Сәриягә дә көчле дарулар эчәргә туры килде. Баштарак, карындагы бала белән бар да яхшы, дигән табиблар соңгы УЗИда баланың сәламәт туасына шикләнә башладылар. Ләкин Сәрия, ничек кенә булмасын, баланы төшертмим, табам, дип сүзендә нык торды. Баланы ярып алдылар. Тупырдап торган ир-бала туды: Сәриянең сөенгәннәре, барлык туганнары белән шатлыгын уртаклашты ул. Тик бер айлап вакыт уздымы икән, хәлен белергә дип шалтыраткан идем,
 
Сәриянең телефонын ире алды. «Аны психик авырулар хастаханәсенә салырга туры килде. Бала табып өйгә кайткач, Сәрия әллә өзлекте, температурасы бик югары иде. Аннары бөтенләй саташа башлады. Әле дә аңына килә калмый». Бала тапканнан соңгы депрессия нәтиҗәсендә Сәриянең психикасы какшаган дигән нәтиҗәгә килгән табиблар. Хәзер бер айлык сабый да хастаханәдә. Ялгыз калган ир, үзем юләрләнмәсәм генә ярый инде, дип елый.
 
Драма әсәре язсаң да бер кеше башына шуның кадәр газап өеп булмастыр, валлаһи. Сәрияне ник язмыш шуның кадәр сыный икән, ник Ходай шулкадәр газаплар җибәрә? Акылына килеп, нарасыен сөеп, ире белән тату, тыныч яшәргә язсын иде аңа, бердәнберләре белән бәхетле булырга аның да хакы бар бит...
 
Сәлимә, Казан шәһ.
 
Фото: https://pxhere.com/

---
Шәһри Казан
№ --- | 01.08.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»