|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.07.2022 Дин
Иртәгә Мөхәррам ае башланаБүгенге җомга көне 1443 нче елны тәмамлый. Иртәгә - мөселманча Яңа ел башлана. 30 июльдә - Мөхәррам аның беренче көне. Димәк, яңа, 1444 ел башлана. Мөхәррам аеның беренче 2 көнендә ураза тотучыга 1 ай ураза тоту савабы булыр. "Матбугат.ру" билгеләп үткәнчә, Мөхәррам аеның 10 нчы көнендә (быел ул 8 августка туры килә) Гашура көне билгеләп үтеләчәк.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.с. һәм сәхабәләр бу көнне мөбарак санап, ураза тотканнар. Бу көнне ураза тотсаң, бер еллык гөнаһларың ярлыканыр. Бу көндә изгелекләр кылучыга, сәдака бирүчегә Аллаһа Тәгалә күп савапларын бирер. Әгәр бер гөнаһ кылса, каты газап бирер.
Аллаһы Тәгаләнең газабыннан сакланып, УЛ риза булырлык гамәлләр кылып, Аның рәхмәтенә ирешергә насыйп булсын.
Мөхәррәм аенда күп итеп хәер (зәкят) бирелә, изге гамәлләр кылына.
Фото: https://ru.freepik.com/
--- |
Иң күп укылган
|