|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.07.2022 Җәмгыять
Сукбай балалар саны артаБашкортстанда сукбай һәм тәрбияләүчесе булмаган балигъ булмаган балалар саны билгеле булды. Балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларны профилактикалау эше нәтиҗәләрен Русия Эчке эшләр министрлыгы бастырып чыгарды. Тулаем алганда Русия буенча 2022 елның гыйнварыннан июненә кадәр 31 789 караучысыз бала санаганнар. Иң күп санда тәрбияләүчесез балаларны ил башкаласында, Мәскәүдә (2 453), Красноярск краенда (1 726) һәм Санкт-Петербургта (1 648) теркәгәннәр. Ненец автономияле округында һәм Ингушетиядә сукбай балалар бөтенләй юк.
Башкортстанда бу елның соңгы алты аенда 257 сукбай бала исәпләнгән. Документтан күренгәнчә, төбәктә йортсыз һәм сукбай балалар саны 2020 елдан кискен арта башлаган. 2019 елда республикада 97 шундый бала теркәлгән (алты айда - 63). 2020 елның гыйнвар-июнендә сукбай балигъ булмаганнар саны 255кә кадәр арткан, ә ел ахырына 571 тәшкил иткән.
Фото: https://ru.freepik.com
Автор:Гөлия Мөгаллимова
--- |
Иң күп укылган
|