|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.07.2022 Язмыш
Янгын чыгып 4 кызы белән урамда калган Рәдиф Гыймадиев: «Нәрсә язган, шул булыр»Питрәч районының Шәле авылында яшәүче Рәдиф Гыймадиев хуҗалыгында ут чыгып, йорты, каралты-курасы, тавык-чебешләре, хәтта ишегалдындагы машинасына кадәр янып бетә. Дүрт кызын берүзе тәрбияләүче иргә ярдәм кирәклеге хакында хәбәр социаль челтәрләрдә тиз таралды. «ВТ» журналисты Рәдифнең үзенә шалтыратты. Аның язмышы да күпләргә гыйбрәтле. – Гомерем буе фермер булып эшләдем. Безнең гаиләне күпләр белә иде. Булачак хатыным белән күршеләр генә булып яшәдек. Өйләнешкәндә аңа – 21, миңа 23 яшь иде. Икебез дә дингә килдек. Дүрт кызыбыз туды. Матур гына тормыш иттек. Үз хезмәтебез белән яшәдек. Әмма бер ел элек кинәттән генә хатыным балаларны алып юкка чыкты, – дип сөйли Рәдиф. – Ул чакта үзем басуда идем. Өйгә кайтсам, бер кеше юк. Аннары гына аларны ниндидер машина кайтып алганын белдем. Берничә ай ялгыз яшәдем. Бераздан кызларым шалтыратып, әти, безне моннан килеп ал, диделәр. Мин барып җитәргә өлгермәдем, алар үзләре кайтты. Өйгә керделәр дә, башка чыкмадылар. Әниләре үзләре генә китте. Ә мин исә хатынымны яратып яшәдем. Кире әйләнеп кайтыр дип көттем.
Рәдиф ул чакларны искә алганда да, күңел тула, ди. Әмма кызларының, әтием, дип өзелеп торуы яшәргә көч бирә икән үзенә. Олы кызы Энҗегә – 20 яшь, ул Казанда педагогика көллиятендә укый. Язгөлгә – 15, Диләрәгә – 14, Әдиләгә – 10 яшь.
– Балаларым мине бик ярата. Аеруча кечесе. Иртән чыгып киткәндә, 75 тапкыр үбә. Юри санадым. Ничекләр шул балаларны яратмыйсың инде?! Шөкер, акыллы булып үсәләр. Дүртесе дә биш вакыт намаз укый. Өйдәге бар эшне эшлиләр. Олы кызларым ашарга да пешереп куя. Язгөл татар теленнән республика олимпиадасында җиңде. Бик тырышып укыйлар. Шуларга карап, бар борчуым онытыла, – ди ул.
Өйдә янгын чыккан көнне алар Лаешка кунакка барган. Диләрәнең өйдә каласы килгән, йоклаган. Алай да аны уятып алып киткәннәр. Хәзер Рәдиф шуңа сөенеп туя алмый. Йортка ут кабу сәбәбен әле ачыкламаганнар иде. Шушы көннәрдә хатыны белән милек бүлешү буенча суд утырышы планлаштырылган. Йорттан берни калмаган, ә уртак җирләре бар.
Хәзер Рәдиф дүрт кызы белән аның әти-әнисендә яшиләр. Өйләре зур булмаса да, сыйганнар инде. Әтисе, авырып, урын өстендә ята икән.
– Алга таба ничек тә йорт та салыр идем. Тик мин җирләрне хатыным һәм аның әнисенә рәсмиләштердем. Болай булырын кем белсен? Хәзер ул җирләргә өметләнмим дә. Хәтта юрист та ялламадым. Аллаһы Тәгалә нәрсә язган, шул булыр, дип сабыр итәм. Безнең гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләргә рәхмәтле булыр идем, – ди Рәдиф.
Гыймадиевлар гаиләсенә булышырга теләүчеләр өчен олы кызы Энҗенең 89393883372 телефон номеры Саклык банкы картасына беркетелгән.
--- |
Иң күп укылган
|