|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.07.2022 Авыл
Татарстанда сөт сыйфатын тикшерү лабораториясе уңышлы эшләвен дәвам итәТатарстандагы «Элита» хуҗалыгы баш нәсел эшчәнлегеннән кала, сөт сыйфатын тикшерү өлкәсен дә эш алып бара. Лаборатория нәселле хуҗалыклар, сөт фермалары, фермерлар өчен сөт сыйфатын бәяләү өлкәсендә бик күп күрсәткечләр буенча хезмәт күрсәтә. Әйтергә кирәк, “Элита”ның сөтне китертү буенча үз системасы да бар. Моның ярдәмендә сөтне Россиянең теләсә кайсы почмагыннан Татарстан лабораториясенә китертергә мөмкин. Эшкәртелмәгән сөт Combi Foss 7 җиһазы ярдәмендә берничә секунд эчендә 14 күрсәткеч буенча анализлана. Әйтик, май, аксым, лактоза, коры матдә, казеин, соматик күзәнәкләр һ.б. Мондый анализларны даими тапшырып, сөт күрсәткечләрен контрольдә тотарга ярдәм итә. Тулырак мәгълүмат белән “Элита”ның рәсми сайтында танышырга мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|