|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.07.2022 Язмыш
"Егет кәләшенең шундый булуын белми дә калган"“Улым армиядән кайтып, ике ел үткәч, аны өйләндерү хәстәренә керештек, -- дип сөйләде бер әби урамда эскәмиядә бергә ял итеп утырганда. -- Ир дә сугышның азагына гына эләгеп, исән-сау кайткан ару гына тормышлы гаилә идек. Малайдан соң туган кыз да бар. Анысын абыйсы армиядә чакта ук кияүгә биргән идек. Кыз баланың тормышлы булуы хәерле. Ул бик чибәр, Аллаһ сакласын, начар ир-егетләргә очрап, ялгыш юлдан китмәсен дип, дуслашып йөргән егетенә бирдек.
Ир белән икебез дә кара чәчле, кара кашлы, ә улыбыз нишләптер сары чәчле-кашлы булып туды. Алай читтә сөяркә белән чуала торган заманнар да түгел бит. Шулай да авылдагы бер гайбәтче хатын: “Мин аның күрше авыл урысына утырып кайтканын, арбасыннан төшкәнен күрдем”, -- дип сөйләп йөрде. Ат җигә торган заманнар бит. Каядыр барганымны, урыс атына утырганымны үзем дә белмим. Бу гайбәт миңа ябышмады. Ирнең нәселендә шундый сары кешеләр дә булган.
Хуш, малайны башлы-күзле итү уе бит әле бездә. Ул елларда һәр гаиләдә биш-алты бала. Аннан күбрәкләр дә бар. Ике як күршедә дә кызлар бар. Бөтен яшәеш, тормыш-көнкүрешләрен белеп торганга, боларын шунда ук исемлектән сызып ташладык. Имеш, улыбызга тиң түгелләр. Күрше тавыгы күркә булып күренә ди, үзебезнең урам кызларын барлыйбыз. Берсенең әтисе эчә, берсенең йортында ир-ат бөтенләй юк, тормышлары бик хөрти... Инде өске урамга күчтек. Малайның очрашып йөргән кызы да шушы урамда яши. Кыз бик фәкыйрь гаиләдән. Әтиләре сугыштан кайтмады. Үзе фермада сарыклар карый. Ичмасам сыер савучы да түгел бит. Кызый бик юаш, эшчән, клубларга да сирәк чыга икән. Күңелгә ошаган бер кызны таптык, тик ул күрше авыл егете белән йөри ди. Бер туганыбыз аша сүз дә салып караган идек үзенә: “Кит әле, нәсел бозып, урыска охшаган шул егеткә бараммы соң?!” – дигән сүз ишеттерде.
Инде киленне күрше авылдан эзли башладык. Анда гаиләсе белән бертуган апам яши. Шуның аша бер кызны таптык. Төскә-биткә ул кадәр чибәр булмаса да, эшкә бик нык. Шулай итеп, теге ярлы кызын калдырып, улыбызны шул күрше авыл кызына өйләндердек (ул елларда кызлар да, егетләр дә әти-әни сүзен тыңлыйлар иде). Башта кыз ягында никах укытыла иде, егет ул көнне шунда кунып кала. Кияү мунчасы, кияү коймагы дигән хөрмәтне күргәч, килен төшерәләр. Ул вакытларда никахтан соң да, туйда да аракыны күп кулланалар иде. Әрсезрәк ир-атлар, куна калган кунаклар әле туйның икенче көнендә кабат сыйланалар. Туй чыгымнарын каплау өчен кодалар бүләк иткән сарыкны да, туйда кергән әз-мәз акчаны да файдаландык инде.
Килен ике-өч көннән үк фермага эшкә төшә. Төшә дип шуңа әйтәм: сыер, сарык, ат фермалары барысы да корый башлаган инеш буенда иде. Әле җитмәгәненә дуңгыз фермасы да бар. Председатель, бригадир, ферма мөдире дуңгыз карарга кеше таба алмый аптырыйлар иде. Килен эшкә әрсез, эшендә дә, йортта да тәртип, барысын да җиренә җиткезеп эшли. Бер-бер артлы өч бала да тапты. Малайлар әтиләренә охшап сап-сары булып тусалар, кыз кара кашлы, кара чәчле бик тә чибәр бала булды. Дөрес анысы, “матурлык туйда кирәк, акыл көн дә кирәк” дигән әйтемне халык юкка гына чыгармаган. Авыл җирендә колхоз эшеннән тыш үз йортында да зур бакча, абзар тулы мал-туарны карап-барлап торырга, тормыш алып барырга кирәк бит”.
Бу әби сөйләгәннәрнең күбесе үземә дә таныш инде. Аның улы кебек күрше авыл кызын алган егет кәләшенең сары чәчле икәнен белми дә калган. Татар кызлары һәрвакыт яулык бәйләп йөриләр иде бит. Ике-өч кенә очрашкан кызны килен итеп төшергәч, егет шаккаткан. Баксаң, кызый кашларын гел карага буяп, ирененә, битенә кызыл иннек-кершән ягып йөргән икән. Чәч буяу, керфек буяу дигән нәрсәләр юк иде әле элек. Баштан яулык төшмәде. Ул елларда олыларны хөрмәтләү, санлау бар иде. Ата-ана сүзенә колак салалар иде. Олылар сүзен тотмаган – олыгайганчы рәхәт күрмәгән дип сөйләшә иде халык.
Фото: пиксабай
Халисә ШӘЙДУЛЛИНА, Сарман районы |
Иң күп укылган
|