|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.07.2022 Язмыш
"63 яшендә әнием үзенә бабай тапты!"Бу язманы укыгач, бәлки кайбер өлкән кешеләрнең тормышка карашы үзгәрер. Әниемә – 63 яшь. Биш ел элек әтием вафат булды. Әни һәрвакыт үзен карады, өй дә бик чиста, пөхтә иде. Ләкин әти үлгәннән соң, әни күзгә күренеп картайды, чәчләре агарды, битендәге җыерчыклары күбәйде. Кайгыдан үлеп китмәсә ярар иде дип борчылдым. Ул үлмәде, әмма депрессиягә бирелде. Сөйләшми, аралашмый башлады. Өйнең дә яме китте. Элек ял көннәрендә табын тулы камыр ризыгы була иде. Ә берничә көн элек әни янына барган идем, үз күзләремә үзем ышанмадым. Өй яктырып киткән, бер тузан да юк. Әнием гөбәдия пешергән. Тышкы кыяфәте дә үзгәргән, чәчләрен буяган, бизәнгән.
Каршысына утыртты да, чәй ясап бирде. Нәрсәдер сөйләргә теләгәнен сиздем, ләкин ояла сыман. Үзем сораштыра башладым. Шуннан соң әни сөйләде: 60 яшьлек бабай тапкан икән. Болар социаль челтәрдә танышкан. Танышуларына инде дүрт ай булган. Тик миңа сөйләргә кыенсынып йөргән. Әни өчен шундый шат идем, хәтта елап җибәрдем.
Әнине гаепләргә бернинди дә хакым. Аның яңадан яши башлавына сөенәм. Әниемнең бик бәхетле булуын телим. Әгәр бу язмамны зур хәсрәт кичергән кешеләр укыса, кайгыга бирешмәсен иде. Алда сезне бәхетле көннәр көтә!
Гөлшат З.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|