поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
23.07.2022 Шоу-бизнес

"Йөргән кызым юк": Илшат Сафин булачак хатыны нинди булырга тиеш икәнен әйтте

Татар эстрадасының танылып килүче яшь, талантлы җырчысы Илшат Сафин “Агыйделнең буйлары” җыры белән зур сәхнәгә чыкты. Ә быел ноябрь аенда Казанда аның тәүге концерты узачак. Илшат концертка яңа җырлар яздыра, киемнәр тектерә, төркем составын да зурайтырга җыена.

-    Илшат, кайсы як егете син?
 
-    Кукмара районының Аш-Буҗи авылында туып үстем. Гап-гади авыл егете. Без гаиләдә ике бала, ике яшькә өлкәнрәк Алия исемле апам бар. Ике бала үстерәләр, Казанда яшиләр. Кечкенәдән эшләп үстек, малын да карадык, басуда суган да утырттык. Уйнарга, ә үсә төшкәч клубка бөтен эшне төгәлләгәч кенә чыга идек. Әти-әни безне шулай тәрбияләде, Аллаһка шөкер. Кечкенәдән әти техника йөртергә өйрәтте, шуңа күрә техниканы бик яратам. 
 
-    Ни өчен җырчы һөнәрен сайладың? Тәүге тапкыр сәхнәгә кайчан чыктың?
 
-    Бу – Аллаһы Тәгалә биргән сәләт. Музыка мәктәбендә укымадым. Дүрт ел дәвамында атнасына өч тапкыр районга барып, вокал дәресләре алдым. Әтием Илфат та, әнием Альмира да матур итеп җырлый. Әти баянда уйный, апа бии иде. Башлангыч мәктәптә укыганда ук җырлап йөри идек. Башта өч егет трио булып җырладык, Айнур һәм Рифнур белән өчебез дә бер сыйныфта укыдык. Бишенче сыйныфка күршедәге Зур Сәрдек авылына күчкәч, Рифнур белән икәү генә җырлый башладык. Конкурсларда катнаштык. Унберенче сыйныфтан соң, КХТИга укырга кердем. Дүрт ел укыганнан соң, “Чын дусларга” исемле беренче җырымны чыгарырга булдым. Аны бик яраттылар. Җырны радиога тапшырдым. Аннан соң миңа “Агыйделнең буйлары” җырын биреп, төрле концертларга, банкетларга чакыра башладылар. Менә шулай әкренләп эстрадага кереп киттем. 2015 елда “Татарча солянка”да җырладым. Аннан соң “Татар җыры”нда да катнашырга насыйп булды, Аллаһка шөкер. 
 
-    Репертуарыңда ничә җыр, клип бар? Синеңчә, җырның уңышы нәрсәдә?
 
-    Төгәл санаганым юк, 40лап җыр бар дип беләм. Барысын да җырламыйм, йә бу, йә теге җире ошамый. Кирәк дип кенә яздырылган җырлар ул. Хәзер җырларның текстларын кат-кат укып алам. 3-4 клибым бар, соңгысы “Гомер” җырына төшерелде. Бик уңышлы килеп чыкты ул. “Дусларга” дигән яңа җырыма да клип төшерергә исәп. Җыр уңышлы булсын өчен аның мәгънәсе булырга, җырның көе, сүзләре халыкның күңеленә үтеп керергә тиеш. Җыр моңсу икән, тыңлаучыны елата белергә, дәртле җыр икән, кешене биетергә, кәеф өстәргә тиеш. Әгәр халык кабул итсә, аның киләчәге булачак. Җырны тыңлап караганда, ул бертөрле шикелле. Ә эшен төгәлләп, халыкка җиткергәч, башка төрле кабул ителә. Шуңа күрә җырның уңышлы булачакмы, юкмы икәнен алдан белеп булмый. 
 
-    Сәхнәдә җырлаганда, нинди кызыклы хәлләргә юлыкканың бар?
 
-    Андый хәлләр булгалый инде ул. Күптән түгел бер авылда концерт куйдык. Концерт матур гына башланып китте. Һәм җырның бер куплетын җырлаганнан соң, шалт итеп утлар сүнде. Нәтиҗәдә бу концертны баян, гитара, барабан уен кораллары белән эшләп чыктык. Минем өчен бу горурлык та, кызык та булды. Беркайчанда халык алдында фонограммага җырлаганым юк, Аллаһка шөкер. Авыз тутырып, рәхәтләнеп үзебезчә, татарча җырладык. Җырлаган вакытта җыр сүзләре онытылган яки микрофон төшеп китеп, батарейлары чәчелгән чаклар да булды. 
 
-    Үзеңдә ошаган һәм ошамаган сыйфатлар?
 
-    Мин кешегә авыр сүз әйтә һәм кеше каршында кешене алдалый алмыйм. Әгәр мине алдасалар, каршы әйтсәләр дә, сүз көрәштермим, тыелып калам. Бу әйбәт сыйфатмы, әллә начар сыйфатмы икән, әлегә үзем дә аңламыйм. Ләкин бик каты кыздырсалар, тиз генә туктый алмыйм. Тулаем алганда, кешеләргә ярдәм итәргә, кеше хәленә керә белергә тырышам. 
 
-    Син еш гашыйк буласыңмы?
 
-    Яратсам, бер генә кешене яратырга әзермен. Бер яктан икенче якка сикереп йөрү миңа кызык түгел. Әгәр минеке икән, мин аны сакларга һәм бәхетле итәргә әзер. Мин күбрәк техникага гашыйк булам (көлә). Кайсы гына техникага утырсам да, камазмы, трактормы ул – барысында да йөрим. Буш вакытым булса, кибеттә машиналар карап йөрергә яратам. 
 
-    Бүгенге көндә Илшатның сөйгән яры бармы? Булачак хатының нинди булырга тиеш?
 
-    Иң актуаль сорау бу. Илшатның йөрәге буш, йөргән кызы юк. Булачак хатыным эшемне аңларга, көнче булмаска тиеш. Без - артистлар өйдә сирәк булабыз. Ике көннән, бер айдан кайткан көннәр бар. Күпчелек вакытта төнлә эшлибез. Әйтик, банкеттан төнге 3тә кайткан чаклар була. Шуңа күрә булачак хатыным түзем һәм сабыр булырга тиеш.
 
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 23.07.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»