|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.01.2011 Җәмгыять
Минем әби мировой! (ВИДЕО)Таныш булыгыз: Теләче районы Олы Нырсы авылында яшәүче Фәния әби. Берзаман ул оныгы Айгөл белән көтүгә чыккан. Әби Айгөлнең кара күзлеген киеп карый да, уңайлы икән бу, дип көне-буе салмый ди. Оныгы фотога төшкәч, аның да төшәсе килә. “Гадәттә, фотога төшкәндә мин кулларымны шулай итеп куям (сурәттәге сыман), әбием дә миннән күреп шулай эшләде”, - ди Айгөл Галләмова. 72 яшендәге әби үзен бик яхшы хис итә, биергә ярата икән. Гомере буе авыл мәктәбендә математика фәнен укыткан Фәния әби теләсә нинди музыка ритмына туры китереп бии ди. Менә үзегез карагыз:
“Аншлаг”, “Камеди клаб”, “Көлкеханә”, “Мунча ташы” – кая карама әбиләрдән көләләр. Ә бит тормышта да заманча, шаян, шат күңелле әбиләр юк түгел. Алар оныклары белән бер телдә сөйләшә, шаяра, зарланмый. Бер егетнең дәү әнисе, мәсәлән, “Дом-2” карый. Икенче бер әби 80 яшендә велосипедта чаба. Ә сез нинди очраклар беләсез?
--- |
Иң күп укылган
|