поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
21.07.2022 Җәмгыять

Буа бәдрәфен күргәч...

Аяк сындырып, ярты ел өйдә утырганнан соң, ниһаять, аякка басып йөри ала башладым. Туктале, бер дөнья күреп кайтыйм дип, Ульян каласына юнәлдем. Барганда туганнарым җиңел машина белән алып барды. Дүрт сәгать тә үтмәде, Түбән Камадан Ульяновскийга барып та җиттек.

Йорт-җирләрен күреп, апа белән күрешеп, өченче көн дигәндә кайтырга кузгалдым, Ульяновскийдан – Казанга, Казаннан – Чаллыга. Сәяхәт итәргә яратам, авылларны, урман-кырларны карап барам. Җәй уртасы, табигатьнең матур чагы.
 
Ульяновскийдан Казанга “Газель” машинасында барасы икән. Искерәк кенә автобус, әллә йөртүчесе шундыйрак, әллә юллары шулайрак, тормозга басса, сөрлегеп киләсең. Тән ватыла, арый (алга китеп әйтәм, Казан белән Чаллы арасын үтәргә зур автобус бирделәр, утыргычлары иркен, тирбәтеп кенә алып кайталар, юллар төзек, киң). Ял итеп алырга Буа автостанциясенә туктаттылар. Ирләр тәмәке тарта, хатын-кыз, бала-чага автобус тирәли йөренеп тора. Мин бәдрәфкә керергә уйладым. Эзләп йөрисе юк – исе чакрымнан ук аңкый. Якынрак барып карасам, исем-акылым китте. Югыйсә, 21нче гасырда яшибез бит инде. Хәзер автовокзалда гына түгел, һәр шәхси йортта да бәдрәф ясап, шәһәр фатирындагы кебек суын кертеп, газын ягып яшәп яталар бит инде! Сөйләп-аңлатып бетерә торган түгел, фотоларын җибәрәм, карагыз! Буа шәһәрен күргәнем юк, ул якларда йөрергә туры килмәде, тик бергә укыган Буа районы кызлары уңган, чиста, пөхтәләр дип хәтерлим. 
 
Казан автовокзалына җиткәч, шунда башкардым хаҗәтемне. Анда бәдрәф түләүле, 25 сум. Шулай да чалбар юешләтеп булмый бит инде, түлисең дә керәсең. Аның каравы, идәннәрен сөртеп кенә торалар, ис юк, кәгазь куелган. Кул юар өчен раковина бар, ә суы юк икән, монысы начар! 
 
Чаллыга кайту өчен “Восточный” автовокзалына килдем. Анда бәдрәфне ремонтка япканнар, пассажирлар нишләргә тиештер, белмим. 
 
Һәрнәрсә чагыштыруда күренә бит. Казан – Чаллы юлында ялга туктый торган урында (кайда икәнен чамаламый калдым, йоклап киткән идем) зур кафе ясап куйганнар. Килеп керүгә үк заманча җиһазландырылган зал, кул югычлар, ризык төрледән-төрле, сайлап алырга була, микродулкынлы мич, кофемашина, утырып ашап алу өчен уңайлы өстәл-урындыклар. 
 
Менә бит, үрнәк алу өчен чит илгә чыгасы юк. Ике сәгатьлек юл бу, кил, кара, өйрән, үз җиреңдә оештыр! Буа егетләре, сез шундый булдыксыз түгелдер бит инде!
Фото: https://ru.freepik.com
 
 

Мәдинә ШӘЙХЕТДИНОВА, Чаллы
Татарстан яшьләре
№ --- | 21.07.2022
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»