поиск новостей
  • 07.12-18.12 Илсөя Бәдретдинова концерты. КСК Уникс
  • 06.02 Алена Апина концерты. КРК Пирамида
Бүген кемнәр туган
  • 14 Декабрь
  • Алсу Әбелханова - җырчы
  • Әнәс Галиуллин (1940-2018) - актер
  • Нур Әхмәдиев (1946-2021) - язучы
  • Сәет Шәкүров (1917-1989) - драматург
  • Алмаз Сабирҗанов - актер
  • Сирин Батыршин (1896-1969) - шагыйрь
  • Альбина Авзалова - язучы
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Натяжной потолок урнаштырабыз. Казан, казан яны районнары 89046768348
  • Казанда бер бүлмәле квартира сатып алам. 6-6, 5 млн. Тел. 89178808466
  • Казанда бер булмэле хрущевка снимать итэм реэлтрларсыз около Московского рынка тел.79520460614 любое время
  • Яхшы торышта куллануда булган 38-40 литрлы алюминий флэгалар сатыла тел 88556328631
  • Яна газ плитасы сатыла(Актанышта гефист 60лы) бэясе килешу буенча 89393907571
  • Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итәм. Бу өлкәдәге тәҗрибәм - 25 ел. Тел. 89033446774 (смс).
  • джили атлас. бер кулда, отл состояние. сатыла89600349053
  • Каз тушкэлэре сатыла 3-4кг,бэясе 500сум кг,потрохалар 300сум, тел 89063821373
  • 4-5кглы Казлар сатыла.Кг-750дэн.Кирэк Кеше шалтырата алла.Илтеп бирергэ Дэ була.89393453961
Архив
 
24.01.2011 Язмыш

Хәтер төпләрендә утлы күмер

Көндәлектән өзек

Җуелганны тергезсәк...

 

Көндәлекләрне кайчан яза башлаганымны хәтерләмим. Шунсын гына әйтә алам: күп алар миндә. Ачынып-әрнеп язганнары да, шатлыктан очынып язганнары да. Кызганыч, көндәлекләремнең күбесе юкка чыккан. Бары тик 1981 елда язылган бер дәфтәр һәм соңгы еллардагы егермеләп дәфтәр генә сакланып калган. Хәтта 1981 елдан соңгы еллардагы көндәлекләрнең дә дүрт дәфтәре юкка чыккан.

 

Шул югалтуларны әзме-күпме тулыландырыр өчен хәтергә мәңгелеккә уелып калган вакыйгаларны кәгазь битләренә төшерәм.

 

1958 ел, 17 июль. Красноярск краеның Канский шәһәре. Мин шунда хәрби шәһәрчектә укчы радистлыкка укып йөрим. Спорт белән шөгыльләнәм, парашуттан сикерәм һәм 17 июльнең ул край вакыты белән кичке сәгать тугызлар тирәсендә кинәт билгесезлеккә очам. Бары тик хәрби санчастьнең каты тапчанында гына аңга киләм. Күземне ачканда ике пар күз миңа карап тора иде.

 

 – Су! – дидем беренче сүз итеп һәм кызлар кулындагы стаканга үрелмәкче булдым. Шунда гына кулларымның миңа буйсынмавын аңладым.

 

Кызларның берсе кулын минем баш астына тыгып, башны калкытмакчы булды. Мин:

 

 – Алла! – дип кычкырып җибәрдем.

 

 – Син татармы әллә? – диде ул. Мин керфек кагып кына җавап бирдем. Аннары кызлар сузып торган стаканнан бер-ике йотым су эчтем. Муенның сызлавына чыдар хәл юк. Җитмәсә, санчастьның ятагы каты, бүлмәсе бөркү. Кызлар минем хәлне аңлап мине чишендерә башладылар. Муен тирәсенә куллары якынлаша башласа – кычкырып җибәрәм.

 

Бу кызлар медчастьтагы дежур медсестралар булып чыкты. Берсе минем күт битенә укол чәпәде. 10-15 минутлар үтүгә авыртуым бераз басыла төште. Кызлар да минем белән шаяртып сөйләшә башладылар.

 

 – Чибәр егет, нишләп моңарчы безгә бер дә килмәдең?

 

 – Менә иртәгедән килеп йөри башлармын инде. Ләкин кайсыгыз янына килергә соң?

 

 – Кайсыбызны ошатасың, шуңа инде. – Кызлар халатларын салып каршыма бастылар. Аларның икесе дә миңа бик чибәр күренде. Армиядә кызларга сусап торасың, бәлки, шуңадыр.

 

 – Сез икегез дә миңа бик ошыйсыз. Ике колактагы пар алкалар кебек.

 

 – Алайса, икебез янына да килерсең.

 

 – Мондый чибәрләрнең егетләре күптер шул. Кабыргаларыңны санап җибәрерләр.

 

 – Санаттырмабыз! – диде кызлар.

 

 – Алайса, иртәгә мин сезнең янда булырмын.

 

Мин ул чакта әле гомерлеккә урын өстендә ятып калырмын димим, менә-менә муенымның авыртуы бетәр дә аякка басармын дип уйлый идем.

 

18 июль. Күләгәдә үскән чыбык төсле нечкә һәм төссез бер капитан керде. Ул врач икән, резина башлы чүкече белән аякларга-кулларга бер-ике суккалады да:

 

 – Одевать! – дип команда бирде. Шул арада шүрәледәй шыксыз бер хатын килеп басты һәм тарткалап-йолыккалап мине киендерергә тотынды. Мин авыртуга түзә алмыйча акырдым-бакырдым. Кичәге кызлар киендерсен дип таләп иттем. Ләкин гади курсантның таләбе буыны катмаган капитан белән шүрәле нәселеннән булган затның ачуын гына арттырды.

 

 – Молчать! – дип акырды алар икесе ике тавыш белән. Капитанның тавышы ыслаган еланныкына ошаса, шүрәле затыныкы авызына су капкан гөберле баканыкына охшаш иде.

 

Капитан белән теге усал хатын миңа берни әйтми чыгып киттеләр. Мин шул каты тапчанда ятып калдым. Башыма төрле уйлар килде. Нишләп бу муенның авыртуы һаман басылмый икән? Шул авыртудан туктаса, чыгып качар идем. Нишләп кешеләр шундый мәрхәмәтсез була ала икән? Юкса мин бит аларга бернинди начарлык эшләмәдем. Дөньяда 20 яшь ярымга кадәр яшәп минем кешеләргә түгел, малларга да усал тавыш белән эндәшкәнем булмады. Сүгенү сүзләрен башкалардан ишетсәм дә, колак яфракларым кызышып кызара иде.

 

Авыртуларымны онытып шундый уйларга бирелеп ятканда теге капитан белән носилка күтәреп ике солдат килеп керде. Капитан миңа карап алды да, солдатларга ымлады. Солдатлар тычкан тотарга җыенган мәче тизлеге белән миңа ташландылар. Берсе куллардан, икенчесе аяклардан күтәреп алып носилкага салдылар. Шул чактагы авыртулардан исән калырмын дип уйламаган идем. Күздән яшен утлары чәчрәп чыкты. Аннары бөтен дөнья караңгылыкка чумды. Уянып китсәм, мин брезент белән каплаулы машина әрҗәсендә. Кански шәһәренең асфальтсыз юлыннан аэропортка барабыз. Носилканы бау белән әрҗә кырыена асканнар. Бусы инде авыру турында кайгырту дип атала. Әгәр машина әрҗәсе төбенә салсалар, носилка тагы да катырак сикерер, бер баштан икенче башка шуышыр иде, ә бауда бары тик сикереп-сикереп кенә аласың.

 

Кырыйларында командирлары булмагач, солдатларның бераз теле ачылды.

 

– Сине Красноярск хәрби госпиталенә илтәбез.

 

– Әле моннан бер атна элек кенә синең кебек муены сынган бер егетне илткән идек.

 

 – Әйе, ул ике метрлы таза егет иде. Тирән суга чумам дип башы белән сай җиргә төшкән. Баргач очрашырсыз әле.

 

 – Әйе, – диде солдатның берсе ни өчендер көрсенеп.

 

Без аэропортка килеп җиткәндә 10-13 пассажир сыешлы самолетта берничә кеше утыра иде инде. Аларны бер якка күчереп, теге солдатлар минем носилканы урындыклар өстенә куйдылар.

 

Без, кайчандыр суында коенган, ташлы урамнарында маржа кызлары белән үбешеп йөргән Канскийны мәңгелеккә калдырып, Красноярскига очтык. Самолет һава бушлыкларына төшеп киткәндә күкрәкләр кысыла, эчләр актарыла, сынган муенны башы-ние белән алып ташлыйсы килә.

 

18 июль, кичке 4ләр тирәсе. Ниһаять, самолет җиргә төште. Самолет утыргычларына төрттерә-төрттерә алып төшеп киттеләр. Анда мине нәкъ Канскийдагы кебек әрҗәсен брезент белән төргән йөк машинасы көтә иде.

 

Красноярск хәрби госпиталенә килеп кергән чакта ни үле, ни тере түгел идем. Шулай да тимер кебек каты рентген өстәленә салып әле бер, әле икенче якка әйләндерә-әйләндерә рентген ясауларын хәтерлим.

 

Палатага кертеп салгач, газапларым бетәр дип уйлаган идем, әле тәмугның ишегалды гына булган икән. Палатада тимер карават өстенә такта җәйделәр. Аннары караватның баш ягын ярты метр күтәртеп һәм тышлыгы нинди төстә икәнлеге беленми торган түмгәк-түмгәк булып оешкан матрас салдылар да минем өстемдәге киемнәрне кайчы белән кисеп алып, карават өстенә ыргыттылар. Ләкин мине җәзалау моның белән генә бетмәгән икән әле. Үгез суючы адәмгә охшаган таза бер ир кулына брезент тасма тотып яныма килде. Ул дәшми-тынмый гына тасманы минем култык асларыма тыкты, ниндидер элмәк ясап башка кидерде, аннары тарттырып карават башына бәйләде. Минем эчәсем килә, тыным кысыла, өстәвенә ике көн сигән юк. Теге үгез суючы чыгып киткәч, медсестрамы, врачмы кереп утырды.

 

 – Йә, нихәл, егеткәй?

 

 – Сиясем килә, – дидем.

 

Минем янда утыручы «шәфкать иясе» өстемә ябылган одеалны ачып, моңарчы беркемгә дә күрсәтмәгән җиремне тотып карады, бармагы белән сидек куыгына бәргәләп алды да минем өстемне дә япмыйча чыгып китте. Шунда ук идән юучы яшь кенә бер кыз миңа карап-карап куя. Оятымнан кызарынып ятам. Җитмәсә, чебеннәр нәкъ шул җирне тешләп ала. Куып җибәрергә куллар эшләми.

 

Ниһаять, каталка тартып ике кыз керде. Алар мине кысан гына тәрәзәсез бүлмәгә алып керделәр. Түшәмдә тонык кына лампа яна.

 

 – Син татаринмы әллә? – диде кызларның берсе.

 

 – Ясное дело, – диде икенчесе, – вот же обрезанный.

 

Мин инде хәзер оялудан уздым. Төрле яклап тикшереп чыккач, алар үз эшләренә тотындылар. Мин түшәмгә карап ятам. Нәрсә эшләгәннәрдер, бер мәлне кызлар кызыксынган җир ачытып, авыртып алды һәм мин сиеп җибәрдем.

 

Мине палатага кертеп салдылар. Шушы көннән соң гомерлеккә сузылган газаплар башланды. Ике тапкыр муен умырткаларына наркозсыз-нисез операция ясаулар, кузгатырга ярамый дип клеенкага җәелгән чүпрәк өстендә ятулар тәнне тәмам черетте. Кечкенә чактан суда коену, мунча керүләрне төштә күрергә генә калды. Шулай да, врачлар белән тарткалаша торгач, өч айдан соң мунчага алып бардылар. Ләкин, бәхетсезгә җил каршы дигәндәй, мунчада су юк икән, мине юындырырга дип алып барган санитаркалар котельныйга киттеләр. Алар китүгә минем өстемә душтан салкын су коела башлады. Шушы «мунча»дан соң температурам 40 градуска күтәрелде һәм ул атна буе төшмәде. 9 ай хәрби госпитальдә ятып, исән калу чаткылары беткәч, миннән котылырга теләп туган якка җибәрергә булдылар.

 

1959 елның 9 мае. Салкын яңгыр явып тора. Өскә кием киеп булмый. Иске-москы җәймә һәм балык сөзәргә генә ярарлык тишек-тошык одеалга төреп вагон сәкесенә илтеп салдылар. Вагонның икенче сәкесендә күзен ярым йомып берәү ята иде. Ул миннән бер атна элек су коенганда муенын сындырган Маслов фамилияле егет икән. Грозный шәһәреннән. Уфага чаклы бергә кайттык. Безне ике солдат, бер медсестра озата барды. Без Маслов белән адресларны да алышкан идек. Ләкин безнең поезд Уфада биш минутка гына тукталыш ясый икән. Бик ашыгыч рәвештә генә поезддан төшерделәр. Адреслар һәм хезмәт иткәндә язып барган куен дәфтәре мендәр астында Грозныйга китеп барды. Бер солдат һәм шәфкать туташы Грозныйга Масловны озата китте. Мине икенче поездда бер солдат озата барды.

 

1959 ел, 12 май. Урыссу станцасында мине Баян җизни, әни һәм абыем Фәһим каршы алдылар. Якын кешеләремнең якты чыраен күргәч, күңел күтәрелеп китте. Ләкин бу күтәренкелек, Урыссу больницасына килеп кергәч, өреп сүндерелгән керосин лампасыдай, бик тиз сүнде. Чөнки мине каршылаучы табиб һәм шәфкать туташларының чырайлары көл төсенә керде.

 

 – Берсеннән котылып тын алырга өлгермәдек, икенчесе...

 

Күрәсең, миңа хәтле умыртка сөяген сындырып кемдер яткан булган.

 

Минем үземнең дә Урыссу больницасына кайтасым килмәгән иде. Ләкин гади солдатны Мәскәүгә җибәрмиләр шул. Юкса мин госпиталь башлыгына: «Мине йә Мәскәүгә, йә Казанга җибәрегез!» – дип күпме ялындым. Алар: «Сиңа туган якларыңда яхшырак булыр», – дип, үтенечләремә колак салмадылар. Һич югы Баулы хастаханәсенә салсалар, туганнар, дус-ишләр килеп йөрергә әйбәтрәк булыр иде.

 

Урыссуга салуның сәбәбе: Н. Хрущев хакимияткә килгәч, «оптимизация» дигән нәрсә башлап җибәргән иде. Безнең Баулы районын, Ютазыны һәм Бөгелмәне бергә кушып, без Бөгелмә районына кереп алдык. Берничә елдан ул оптимизация үзен акламады. Кире тарката башладылар. Без бераз Ютазы районы кешеләре булып тордык. Ә Ютазының район хастаханәсе Урыссуда иде.

 

1959 елның сентябрендә, ниһаять, Баулы хастаханәсенә күчтем. Билгеле инде, анда мине сөенеп каршыламадылар. Шулай да туганнарга, дус-ишләргә килеп йөрергә якын иде. Баулы хастаханәсендәге хәлләр «Җилкәннәр җилдә сынала» повестенда шактый чагылыш тапты. Дөрес, әдәби әсәр буларак күп кенә вакыйгалар гомумиләштереп бирелде. Укучылар андагы геройларның чынбарлыкта ничек булганын сорыйлар. Авыр вакытта ташлап киткән Фәүриягә нәфрәтләнәләр. Укучылар гына түгел, укытучылар да әдәби әсәр белән чынбарлыкның берүк түгеллеген аңлап җиткермиләр. Әлбәттә, минем тормышта әдәби әсәр кысаларына сыймастай хәлләр күп булды. Һәм әле дә булып тора.

 

Кайбер вакыйгалар көндәлекләргә керде, кайберләре күпмедер үзгәртелеп, хикәя-повестьларда чагылыш тапты.

 

Көндәлекләрнең кайберләре югалса да, хәтердә мәңге җуелмаслык вакыйгалар күп. Аларның бөтенесен язып тормыйм, чөнки көндәлекләр урынына истәлекләр яза башлавым мөмкин.

 

Тагын бер вакыйганы язмый калдырсам, көндәлегемдә өзеклек килеп чыгар.

 

1961 ел, 12 апрель. Гагаринның космоска очкан көне. Нәкъ шул көнне мине Баулы хастаханәсеннән «очырып» чыгардылар. Моңа шигырьләр язуым сәбәпче булды.

 

1962 елның июненә кадәр авылда әни һәм туганнарым янында яшәдем.

 

1962 елның июнендә Казанның «Иске клиника»сына китереп салдылар. Монда килгәндә инде минем хакта газеталарда М. Шабаев, Шевченко язган мәкаләләр һәм үземнең шигырьләрем укучы күзенә күренгәли башлаган иде.

 

Шушы көннән минем Казан тормышым башланып китте. Түбәнсетүләрнең, кимсетүләрнең бер этабын үтеп, күтәрелү юлына килеп кердем.


Фәнис ЯРУЛЛИН
Казан утлары
№ 1 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе