|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.07.2022 Җәмгыять
1 августтан кемнәрнең пенсиясе артачак һәм күпмегә?1 августтан эшләүче пенсионерларга түләүләр күп дигәндә 314 сумга арттырылачак. Бу 7,4 миллион русиялегә кагылачак. Пенсияләрнең артуы эшләмәүче пенсионерларны да көтә. 2022 елның июлендә 80 яшь тулган яки I группа инвалид булган русиялеләрнең пенсия түләүләре берьюлы 7200 сумга артачак. Закон буенча, акча кешенең туган көненнән соң икенче айдан түләнә башлый.
"Түләү картлык буенча страховка пенсиясен алучыларга гына кагылачак, - дип аныклый Русия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты профессоры Александр Сафонов. - Шулай итеп, 80 яшькә җиткән һәм социаль пенсия алучы гражданнар өстәмә түләүгә дәгъва итә алмый".
Августта барлык түләүләр дә автоматик рәвештә арттырылачак - өлкән яшьтәге бер кешегә дә моның өчен гариза язарга яки ПФРның үз бүлекчәләренә мөрәҗәгать итәргә туры килмәячәк.
Фото: Лилия Шарловская
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|