|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.07.2022 Хәвеф-хәтәр
Казанда автобус белән троллейбус бәрелешкән, зыян күрүчеләр арасында бала да бар (ФОТО)Бүген Казанның Ямашев проспектында «Ак Барс Арена» каршында көндезге 12 сәгать тирәсендә юл-транспорт һәлакәте булды. «Татар-информ»га вакыйга шаһитлары сөйләвенчә, автобус хәрәкәт иткән вакытта алда барган троллейбусның артына килеп бәрелгән. Юл-транспорт һәлакәте урынында төшерелгән фотоларда автобусның алгы пыяласының тулысынча ватылган булуы күренә.
Биредә алты кеше имгәнгән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.
Имгәнүчеләр арасында бер бала да бар.
«Зыян күрүчеләрнең барысын да оператив рәвештә шәһәр хастаханәләренә илттеләр. Алар тиешле ярдәм күрсәтелә», – диделәр министрлыкта.
--- |
Иң күп укылган
|