|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.07.2022 Дин
Өйдән чыкканда һәм кергәндә нинди дога укырга?Мөселманнар өйләреннән чыкканда һәм кергәндә нинди дога укырга тиеш? "Әнәс ибне Малик тапшырганча, Аллаһ Расүле салләллаһу галәйһи вәсәлләм әйткән: "Өйдән чыкканда шушы доганы укыган кеше Аллаһ тарафыннан сак астына алыныр, хәтта шайтан да ул кешедән читләшер": "Бисмилләәһи тәүәккәлтү галәллаһ. Ләә хәүлә үә ләә куүәтә илләә билләһ". Тәрҗемәсе: "Аллаһның исеме белән, Аңа тәвәккәл кылдым, куәт һәм көч бер Аллаһтан" (Тирмизи, «Дәгъват»: 34).
Әбү Малик әл-Әшгари (Аллаһ аннан риза булсын!) Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләмнең әйткәннәрен тапшырган: "Кеше өенә кергәндә шушы доганы укысын һәм аннан соң өендәге кешеләргә сәлам бирсен": "Аллаһүммә инниии әсьәлүкә хайра-ль мәүләҗи үә хайра-ль мәхъраҗи бисмилләәһи үәләҗнәә үә бисмилләәһи хараҗнәә үә галәллаһи раббинә тәүәккәлнәә". Тәрҗемәсе: "Аллаһым! Мин керәсе һәм чыгасы урыннарны хәерле ит. Аллаһымның исеме белән кердем, Аллаһымның исеме белән чыгам. Аңа гына тәвәккәл кылам» (Мөслим, "Әшрибә": 2018).
"Гыйбадәте исламия" китабыннан.
Фото: Фәнүз Хәбибуллин
--- |
Иң күп укылган
|