|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.07.2022 Хәвеф-хәтәр
"Искә дә төшерәсе килми": Чаллы табиблары елан чаккан хатынны үлемнән коткарып калган (ВИДЕО)Елан тешләгәннән соң 65 яшьлек хатын-кызның аягы бик начар хәлдә була. Хастаханәгә аны көчле аллергия һәм авырту белән алып киләләр. Чаллы табиблары елан чаккан хатынны үлемнән коткарып калган. Барысы да Тукай районының Яңа Мусабай авылында була. "ТНВ" хәбәр итүенчә, моннан тыш сулау да читенләшә. Ханымның хәзер бу куркыныч хәл турында искә дә төшерәсе килми.
Татарстанда еланнар активлашты. Моңа эссе көннәр сәбәпче диләр. Ел башыннан җиде кешене елан чаккан, шуларның икесе соңгы ике атнада.
--- |
Иң күп укылган
|