|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.07.2022 Хәвеф-хәтәр
Башкортстанда көчле давыл булып узганРеспубликаның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы төбәк аша үткән давыл нәтиҗәләрен игълан итте. Күмертау шәһәре янында көчле җил нәтиҗәсендә 7000 квадрат метр мәйданда кулланылмаган склад түбәсе җимерелгән. Дуван районының Озера авылында давыл чыгып 15 квадрат метр мәйданда балалар бакчасы түбәсен җимергән. Белокатай районы үзәгенең Молодежная урамындагы урта мәктәпнең 50 квадрат метр мәйданда түбәсе җимерелгән. Зыян күрүчеләр юк.
Төзекләндерү эшләре 16 июльдә башланачак. Моннан тыш, Үрге Кыйгы авылында көчле давыл абзар түбәсен алып ыргыткан, ул күрше участокка килеп төшкән һәм ике машинага зыян китергән.
Фото:gtrk.tv
Рәдиф ФАТКУЛЛИН |
Иң күп укылган
|