поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
15.07.2022 Җәмгыять

“Ләйсән дөньяга булган карашыбызны үзгәртте”

Саба районында яшәүче, Татарстанны бар дөньяга таныткан талантлы Ләйсән Зарипованы күпләр белә. Ул Даун синдромлы спортчылар өчен өстәл теннисы буенча Европа һәм дөнья чемпионатларында алтын, көмеш медальләр яулый. Режиссер Анастасия Штандке Ләйсән турында “Иртәгә нәрсә булыр?” дигән документаль фильм төшерде. Социаль челтәрдә кызның оста биюен күзәтергә мөмкин. Күптән түгел Ләйсәнгә 27 яшь тулды.

— Кызым турында Даун дип сөйләгәннәрен яратмыйм. Бу — авыру түгел, бары күзәнәктәге бер хромосома артык булу аркасында килеп чыккан үзенчәлек. Әллә безгә — сәламәт кешеләргә — җитеп бетмидер ул хромосома, Алла белсен? Кешеләргә ихласлылык, ягымлылык җитми. “Кояш балалары” узып баручыга да матур сүз әйтә, елмаеп сәлам бирә. Ачу сакламыйлар. Игелеккә, яхшылыкка без алардан өйрәнәбез, — ди Ләйсәннең әнисе Рәмзия апа.
 
Даун синдромлы балаларның әниләре социаль челтәрләр аша аңа ярдәм, киңәш сорап яза икән. Зариповлар бөтен авырлыкны үз җилкәсендә кичергән. Кызларын балалар бакчасына, мәктәпкә дә алмаганнар, балага кечкенәдән мөстәкыйль шөгыльләнергә туры килгән. Юлларында очраган мәрхәмәтле кешеләргә, тренерларга рәхмәтле алар.
 
— Даун синдромлы баланың хәлен аңлар өчен, үзеңне аның урынына куеп карарга кирәк. Моның өчен төрле тестлар тәкъдим ителә. Мәсәлән, зур тизлектә барган поезд тәрәзәсеннән башыңны урамга чыгарып кара. Аларга шулай җил тизлеге белән күп мәгълүмат килә. Шуннан үзләренә кирәклесен сайлап алалар. Моның өчен балага вакыт кирәк. Аларның тел төзелеше дә аерыла: авызыңа зефир кабып сөйләшеп карарга була. Ләкин бала белән аралашкан саен, сөйләме яхшыра. Кулга бияләй кигән килеш җиләк җый: аларның моторикасы камилләшмәгән. Моны үстерер өчен баланы күл эшләренә өйрәтергә була, — дип сөйли Рәмзия апа.
 
Ләйсән кечкенәдән бии, 8 еллап тренажер залга йөри, теннис белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнә. Гел хәрәкәттә булу аңа үзен формада тотарга ярдәм итә. Буш вакытында төрекчә сериаллар карый, дуслары белән аралаша, кул эшләре белән мавыга.
 
— Без, шөкер, бәхетле гаилә. Өч кыз үстерәбез. Ләйсән дөньяга карашыбызны үзгәртте. Үзенчәлекле бала үстерүчеләргә тормышта югалып калмаска, кеше сүзен тыңламаска, үз тормышың белән яшәргә киңәш итәм, — ди Рәмзия апа.

---
Ирек мәйданы
№ --- | 15.07.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»