поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
21.01.2011 Җәмгыять

Зарарлы файда

Быелдан илдә 100 Вт һәм аннан да көчлерәк "Ильич лампасы"н сатуны тыйдылар. Күпләр бүлмәләрне электр энергиясен янга калдыручы лампалар белән җиһазлап куярга өлгерде инде. Авыл халкының гына эше уңмады. Кыйммәтле заманча лампалар 10-15 елга кадәр исәпләнгән дисәләр дә, ут "уйнаганга" чыдамый икән.

Сукыр тавык юлга чыкса, буран булыр, ди. Авылда яшәүчеләр дә шул сукыр тавык хәлендә. Былтыр электр энергиясен янга калдыручы лампалар турында сүз чыккач, алар ярдәмендә күпме ут, никадәр акчаны янга калдырып булуы хакында сөйләп бетерә алмадылар. Моңа авылдагылар да сөенде, әлбәттә. Утка акча азрак түли башласаң, бер дә начар түгел. Яңалыкны әби-бабайлар да үз итте хәтта. Тик без дигәнчә генә түгел икән. Баксаң, халык күпләп сатып алган 100-150 сумлык лампалар электр көчәнеше "сикерү"гә чыдамый. Авылда исә җил чыкса да, өй эче караңгылана торган гадәт бар. Шуңа күрә электр энергиясен сакларга тиешле лампа вакытыннан алда эштән чыга. Заманча яктырткыч, гомумән, еш кабызып сүндерүгә көйләнмәгән, ди белгечләр. Дөрес, заманча лампаның чыдамлысы, югары сыйфатлысы бар. Тик андыйларының бәясе ким дигәндә 300 сумнан башлана.

 

Электр энергиясен янга калдыручы лампа белән эш пешмәгәнне аңлапмы, сатучылар 100 Втлы лампаларны кибет киштәсеннән алырга ашыкмый. Законсыз булса да, йорт кирәк-яраклары сатучы кибетләрдә бүген дә 100 Втлы "Ильич лампасы"н табарга була. Бәясе 8 сумнан башлана. Сатучыларның берсе әйтүенчә, алар складта калган товарны гына сатып бетерәчәк. Берәү яңа елга кадәр үк 100 Втлы лампага күпләп заказ биреп калдырган. Әмма товарны килеп алучы юк. Шуңа күрә лампаны сатуга куйганнар. "Беткәнче алып калыгыз, берьюлы егермешәрне алып китәләр", – дип киңәш итте сатучы. Законсыз лампалар базарда да күп. Ә Томск шәһәрендәге заводларның берсе тагын да ераграк киткән. Биредә 95 Втлы лампа җитештерә башлаганнар. Закон да бозмыйлар, "Ильич лампасы"н сатып алырга теләүчеләр дә күп.

 

20 Втлы электр энергиясен янга калдыручы лампа 100 Втлы "Ильич лампасы" кадәр яктылык бирә. Белгечләр заманча яктырткычның файдасын да исәпләп чыгарган. Гади лампа 8 сум торса, энергияне янга калдыручы боҗраның бәясен уртача 130 дип алыйк. Лампа көненә 6 сәгать чамасы яна. Бер айга әлеге күрсәткеч 180 сәгать тәшкил итәчәк. Электр энергиясенең 1 квт/ сәгате – 2,23 сум. Димәк бер гади лампа аена 40,14 сум акча "ашый". Заманчасына исә 8,03 сум да җитә. Дөрес, бу суммага лампа бәясен дә кушарга кирәк. Тагын исәплибез. "Ильич лампасы" аена 48,14 сум сарыф итә. Ә электр энергиясен янга калдыручы яктырткыч 138,03 сум. Бер елдан исә әлеге күрсәткечләр 489,68 һәм 226,36 сум тәшкил итәчәк. Димәк, электр энергиясен янга калдыручы бер лампа елына 250-300 сум акчаны янга калдыра. Бер бүлмәле фатирда 6 лампа бар дип алсак, ел дәвамында 1800 сумга кадәр акча кесәдә калачак.

 

Мәгълүм булганча, Россиядә 75 Втлы лампаларны – 2013 елдан, ә 25леләрен 2014 елдан җитештерү һәм сату тыелачак. Аңа кадәр хөкүмәттәгеләр электр энергиясен янга калдыручы лампаларны утильләштерү җаен да уйлап табарга тиеш. Иске боҗраларны чүп чиләгенә ташларга ярамый. Белгечләр әйтүенчә, әгәр шундый яктырткыч бүлмәдә ватылса, һавадагы терекөмеш тупланышы тиешле нормадан 20 тапкыр артачак. Заманча лампалар кесәгә генә түгел, табигатькә дә "суга". Алар әйләнә-тирәгә елына 1,5 тонна терекөмеш тарата, дип исәпләп чыгарган Роспотребнадзор вәкилләре. Шуңа күрәме, электр энергиясен янга калдыручы лампа җитештерүче бер оешманың рәсми сайтында яктырткычны, куллану вакыты чыкканнан соң, кире кибеткә тапшырырга киңәш иткәннәр. Бер дә булмаса, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына шалтыратыгыз, дигән алар.


Эльвира ШАКИРОВА
Ватаным Татарстан
№ 9-10 | 21.01.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»