|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.07.2022 Фаҗига
Казансу елгасында су коенган кыз батып үлгәнКиров дамбасы ярында, Урак һәм Чүкеч урамы тирәсендә Казансу елгасында коенган кыз батып үлгән. Бу турыда ашыгыч хезмәтнең 112 номерына көндезге сәгать 12дә хәбәр иткәннәр. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2нче зональ эзләү-коткару отряды коткаручылары өч сәгатьтән соң кызның мәетен ярдан 30 метр ераклыкта һәм 8 метр тирәнлектә табып алган. Фаҗига килеп чыгу сәбәпләре ачыклана, дип яза Татар-информ.
Билгеләп үтәргә кирәк, бу урын су коену өчен җиһазланмаган.
--- |
Иң күп укылган
|