поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
12.07.2022 Хәвеф-хәтәр

“Ипотека алган фатирыбыз янып бетте. Егерме еллык бурычыбыз калды...”

Кама Тамагы бистәсендәге күпфатирлы йортта янгын чыгып, дүрт гаилә бернәрсәсез калган. Бу хәл Корбан гаете көннәрендә – 10 июльдә булган. Йорт бер катлы итеп төзелгән һәм анда дүрт гаилә яшәгән.

– Гадәти бер көн иде. Балалар белән йорт янындагы бакчабызда эшләдек. Аннары юынып чыгарбыз дип, мунча ягарга булдым. Ул безнең фатир белән бер түбә астында. Сәгать кичке бишенче киткән иде. Мунча өлгерәме икән дип кереп карыйм дигән идем, ишекне ачуым булды, ялкын килеп бәрелде. Шунда битемне дә пешердем. Тиз генә өйгә кереп, балалар белән тәрәзәдән сикереп чыктык. Ул арада инде ут түбә буйлап таралды. Йортыбызда дүрт фатир рәттән урнашкан. Күршеләр дә өйдә иде, барысы да чыгып өлгерде. Үзебезгә зыян килмәде, ә менә йорт яшәрлек түгел. Түбә ишелеп төште, диварлары янды. Техника, кием-салым – бөтен нәрсә янып бетте, – дип сөйләде безгә Альбина Йосыпова. 
 
 
Йосыповлар бу йорттагы фатирны узган елның ноябрь аенда ипотекага алган булганнар. Бернәрсәсез калу өстенә, өсләрендә банкка егерме еллык бурыч та эленеп тора. Гаиләдә ике бала да бар.  Берсенә – 13 яшь, икенчеенә – 8 яшь. 
 
– Хәзер кайнанада яшәп торабыз. Йортка капиталь ремонт кирәк. Кәгазь эшләре белән дә йөрисе бар. Ярый әле фатир документлары эштә тора иде.  Алары исән калды. Битемә зыян килгәнлектән, үзем больничныйда. Ә янгыннын нәрсәдән чыгуы турында әле төгәл генә белмибез, – диде Альбина.
 
 
Янгында зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә теләүчеләр акчаны Альбина Йосыпованың Сбербанк картасына (“помощь погорельцам” тамгасы белән) күчерә ала. Ярдәм дүрт гаиләгә дә берк атага җыела. 
Реквизитлар: 2202202385738954
СБП аша телефон номерына: +79655862233
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 12.07.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»