поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
12.07.2022 Хәйрия

Татарстанда тол хатын дүрт сабые белән урамда калган (ФОТО, ВИДЕО)

Кайгы агач башыннан түгел, кеше башыннан йөри, диләр. Кукмара районының Кенәбаш авылында яшәүче Хәлимовлар гаиләсе дә бер мизгел эчендә йорт-җирсез урамда калырбыз дип уйламаган да булгандыр. 9 июль көнне кичке сәгать дүртләр тирәсендә аларның хуҗалыгында янгын чыга. Нәтиҗәдә, торак йорт һәм аның верандасының түбәсе кара күмергә әйләнә.

Бәхеткә, өйгә янгын турында хәбәр итүче җайланмалар куелган була. Төтен чыга башлагач, әлеге җайланма эшли башлый һәм, аның тавышын ишетеп, гаиләдәге өлкән бала – 12 яшьлек Ринат үзенең өч сеңелкәшен тиз арада урамга алып чыга һәм бу хакта бакчада эшләүче әнисенә хәбәр итә. 
 
«Районның 117нче янгын-коткару частендагы элемтә пунктына бу хакта хәбәр килеп ирешү белән, тиз арада шул урынга ашыктык. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, торак йортның түбәсе яна һәм аның хуҗалык корылмаларына күчү куркынычы бар, авыл халкы янгын гидранты рукавын сузып, ялкын белән көрәшә иде. Күршеләре янгын чыккан вакытта өйдә балалар булу һәм аларның урамга чыгуларын хәбәр иттеләр. Сәгать 16.40та янгын сүндерелде. 74 квадрат метр мәйданда йортның һәм веранданың түбәсе янды, өйнең котельная өлешендә эчке ягына зыян килде. Хәзерге вакытта янгын чыгу сәбәпләре ачыклана», - ди районның 117нче янгын-коткару часте начальнигы урынбасары Газинур Хаев. 
 
 
Өй хуҗасы Әлфия ханым Хәлимова тумышы белән районыбызның Лубян авылыннан. 2010 елда ул Кенәбаш авылыннан Фаил исемле ир-егеткә тормышка чыга. 
 
«Кызганычка каршы, ирем 2019 елда вафат булды. Мин ул вакытта йөкле идем. Кечкенә кызыма хәзер ике яшь тә биш ай. Фаил белән бик әйбәт яшәдек, маллар да асрый идек. Тол калгач, терлекләр тота алмадым. Мондый хәл килеп чыгар дип кем уйлаган, дүрт бала белән урамда калдым бит. Кичке сәгать дүртләр тирәсендә мин бакчада идем. Берзаман улым Ринат йөгереп чыкты да: “Әни, янабыз”, - ди. Башта аңламадым. “Кемнәр яна?” – дим. Безнең өй, ди бу. Йөгереп ишегалдына кергәндә, өй эчен ут камап алган, балалар урамда иде. 2021 елда безгә янгын турында хәбәр итү җайланмасы куйганнар иде, быел яз көне батареяларын алыштырдылар. Шул җайланма минем сабыйларымны үлемнән алып калды. Олы улым Ринатка - 12, Әлфинәгә – 10, Камиләгә – 6, Диниягә 2,5 яшь. Безгә вакытлыча яшәү өчен авылдан йорт бирделәр. Янгын сүндерүчеләргә, авыл халкына зур рәхмәт», - ди ул, күз яшьләрен тыя алмыйча. 
 
Балалар хәзерге вакытта әниләре белән бергә район үзәк дәваханәсенең балалар бүлегендә. 
 
«Балаларның сәламәтлекләре канәгатьләнерлек. Анализлар алдык, тикшерүләр уздырдык. Дәвалау курсы билгеләячәкбез, 7-10 көн бездә булырлар дип уйлыйм», - ди дәваханәнең балалар бүлеге мөдире Гөлнара Хуҗина. 
 
Ринат быел Поч.Кучук урта мәктәбенең алтынчы сыйныфын тәмамлаган. «Безнең өйдә янгын турында хәбәр итүче җайланмалар куелган, һәм мин аларның ни өчен эшли башлаганнарын яхшы беләм. Телефонда уен уйный идем, шулчак җайланманың тавышын ишеттем. Өйнең котельная өлешенә йөгереп чыксам, ул төтен белән тулган, ялкын телләре дә күренә иде. Бик нык курыктым. Тиз арада верандадагы ике сеңлемне урамга чыгарып җибәрдем. Кечкенә Диния йоклый иде, шуның өчен аны күтәреп алып чыктым. Тизрәк әнигә әйттем, һәм ул янгын сүндерүчеләрне чакыртты», - ди ул.  
Чыганак: "Хезмәт даны" Әлеге гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен телефон: (84364) 2-66-50
 


---
Матбугат.ру
№ --- | 12.07.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»