поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
12.07.2022 Шоу-бизнес

Илнат Фәрхуллин: "Әти күрше йортта икенче хатын белән яшәде..."

Илнат Фәрхуллин... Эх шуның тавышы күңелләргә үтеп кереп, күптән онытылган хисләрне дә кузгата ала. Үзе чибәр, үзе моңлы... Әмма татар эстрадасының бу йолдызының балачагы җиңел узмаган икән.

– Өченче сыйныфтан колхозда эшләдек, көтү көттек, комбайнда йөрдек. Абыйлар фермада сыер да сауды. Миңа 5 яшь булганда, әти белән әни аерылышты. Әти икенче хатынга өйләнде, алар берникадәр вакыт күрше йортта яшәде. Ул хатынның минем белән бер яшьтә баласы бар иде.
 
Ялгышмасам, исеме Рөстәм бугай. Минем аны хәзер күрәсем килә. Ул бездә үсте, әни аны ашата, юындыра иде. Бездә кунып калган чаклары да булды. Әни шундый киң күңелле кеше, никадәр генә авыр булса да, беркайчан да беркемгә сиздермәде.
 
Җиденче сыйныфта укыганда, әти авариягә очрап һәлак булды. Ул вакытта кесә телефоннары сирәк иде әле, әмма миндә бар иде. Сирәк кенә булса да, әти белән шул телефон аша сөйләшеп тордык. Соңгы тапкыр шалтыраткан кешесе мин булганмын. Ә минем “Йолдызлык” фестиваленнән кайтып килүем иде, юлда телефоным тотмаган. Шул шалтыратудан соң, 20 минут узгач, әти вафат булган, - ди ул.
Фото: vk.com
Автор:Гөлия Мөгаллимова

---
Матбугат.ру
№ --- | 12.07.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»