|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.07.2022 Хәвеф-хәтәр
Дүрт яшьлек кыз коткаручылар күз алдында су төбенә киткән
Уфада "Карьерное" ял зонасында коткаручылар суда ике бала катнашлыгындагы фаҗигане булдырмый калган. Аларның кечесе - дүрт яшьлеге - ярдәм вакытында килеп җитмәсә, баткан булыр иде. Шәһәрнең Гражданнарны яклау идарәсеннән хәбәр итүләренчә, ике кызчык әти-әниләреннән ераграк коенырга булган. Суда коткару чараларыннан башка булган балаларны күреп, коткаручылар аларга кисәтү ясарга юл тоткан. Алар килеп җиткәндә кече кыз бата башлаган булган инде...
Коткаручыларның берсе суга сикереп, баланы ярга тартып чыгара. Бәхеткә, кызга медицина ярдәме кирәк булмаган. Аларның әти-әниләре белән профилактик әңгәмә үткәрелгән.
Кичә республика сулыкларында ике ир батыр үлгән.
Автор:Резеда Галикәева
Фото: https://ru.freepik.com
--- |
Иң күп укылган
|