|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.07.2022 Җәмгыять
Илфат Фәйзрахманов: "Гаиләбезгә унынчы улыбыз булып, Наил килде"«Безнең гәҗит» газетасы баш мөхәррире, журналист Илфат Фәйзрахманов төпчек кызы Лилияне кияүгә биргән. Яшьләрнең никахлары, хәтерләсәгез, май аенда булган иде. «Кадерле кызымның туе. Моңсу да, юк, моңсу түгел, күзләребездә – шатлык яшьләре. Гаиләбезгә унынчы улыбыз булып, Наил килде. Безнең гаиләбездә кияү-киленнәр юк, бар да – улым, кызым.
Моннан егерме ел элек Казан Сабан туе көнендә шушы кызымны югалта яздык. Аллаһ саклады. Мизгелендә яр буена чыгып өлгердем...
Менә бүген туганнарыбыз артты. Сигез елдан артык бергә булдылар, сынаштылар. Беренче мәхәббәтләре, соңгысы булсын. Сокланам, күз тимәсен.
Балаларның бәхетләре үзләре өчен чираттагы уңыш кынадыр бәлкем, әмма әти-әниләр, әби-бабайлар өчен үлчәү берәмлеге булмаган бәхет ул», – дип уртаклаша Илфат.
--- |
Иң күп укылган
|