|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.07.2022 Хәвеф-хәтәр
“Котырган” карусель ярты сәгать балаларны әйләндергәнСтавропольдә аттракционнар паркында ватылган карусель балаларны ярты сәгать буена әйләндергән. Сафтан чыккан карусельне Ставропольнең Мәдәният һәм ял үзәк паркында төшергәннәр. Видеоязмаларда “котырган” карусельнең бертуктаусыз әйләнүе, кешеләрнең “остановите” дигән тавышлары ишетелә. Аттракцион янында күпләп кешеләр җыелган. Парк хезмәткәрләре аттракционны туктатырга тели, күрәсең.
Бу вакыйга буенча край прокуратурасы тикшерү башлаган.
Шаһитлар сүзләренчә, карусель 36 минут әйләнгән.
Чыганак: lenta.ru
Фото:news.myseldon.com
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|