поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
08.07.2022 Җәмгыять

“Гөслә ясар өчен яшен суккан агач яхшы”

Мари Иле республикасының Йошкар-Ола шәһәрендә яшәүче музыкант Гәрәй Мәгъсүмҗанов — бүген татар һәм мари гөсләләрен ясаучы бердәнбер кеше. Мариларда гөслә бренд булып саналса да, бездә онытылып барган сирәк уен коралларының берсе. Татар гөсләсен яшәтүгә зур көч куйган Гәрәй абыйның үзе белән сөйләштек. Сүз уңаеннан, быел аңа "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" исеме бирелде.

— Гәрәй абый, гөсләләрне ничә ел ясыйсыз? Бу уен коралында уйнаучылар сирәк, кемнән өйрәндегез?
— Татар, мари гөсләсе ясау белән 7-8 еллар шөгыльләнәм. Гөсләне үзлектән ясарга өйрәндем. Беренче гөсләмне фольклорчы-галим Геннадий Макаров ясап бирде. Хәзер миңа гына хас булган аерым дизайнлы гөсләләр эшлим. Татарныкы элек-электән 12 кыллы булган, мин гөсләне ике октавалы, 18 кыллы иттем. Бу күбрәк көйләр уйнарга мөмкинлек бирә.
 
— Шушы җиде елда ничә гөслә ясадыгыз?
— 40 татар гөсләсе, 30 дан артык мариныкын эшләдем.
 
— Татар гөсләсе мариныкыннан нәрсәсе белән аерыла?
— Мари гөсләсе зуррак, анда 36 кыл. Милли бизәкләр дә үзгә. Татарныкы кечкенәрәк. Ул пентатоникада көйләнә. Ягъни татар гөсләсендә бөтен көйне дә уйнап булмый.
 
— Бер гөслә ничә сум тора?
— Уртача 35 мең сум тирәсе. Бәягә тышкы капчыгы, запас кыллары, ачкычы да кергән. Дөрес, күп очракта керем кулланылган материал чыгымын капларга гына китеп бара.
 
— Гөсләне нинди агачтан ясыйсыз?
— Төрле агач кулланам. Чыршы — иң әйбәте. Аны кыш көне Раштуа тирәсендә, салкын чакта кисәргә киңәш итәләр. Яхшы кипсен өчен, 7-8 ел таләп ителә. Шулай ук гөслә ясар өчен яшен суккан агач яхшы, диләр. Уен коралына каен, бүк, зирек агачы да кулланабыз. Материалның төренә карап, яңгыраш та аерыла.
 
— Бер гөслә ясар өчен күпме вакыт китә? Бу эштә нинди авырлыклар бар?
— Эш арасында гына моның белән шөгыльләнәм, шуңа бер гөслә ясау ярты елга да сузыла. Детальләрен чит илнекен куллана идем. Санкцияләр белән алга таба ничек булыр. Әлегә запас алып куйганнары җитәрлек. Хәзер агачка бәяләр кыйммәтләнде. 25 нче ел Мари Иле татар милли-мәдәни үзәгендә сәнгать җитәкчесе булып эшлим. Җитәкчегә рәхмәт. Остаханә өчен аерым бүлмә бүлеп бирде. Гөсләне фатирда аш бүлмәсендә ясап карадым. Тузан, пычрак күп чыга. Гараж да сатып алдым. Тик анда кыш көне салкын. Хәзер җайлы. Кайсы көнне эштән соң калып та, остаханәдә эшлим. Гөслә ясаганда, күңел тынычлыгы, рәхәтлек алам. Киявем дә ярдәм итә. Аңа да бу эшне өйрәтә башладым.
 
— Гөсләчеләр ансамблен дә оештырган идегез. Гаиләгез белән гөсләдә уйныйсыз түгелме?
— Әйе, ул ансамбльнең яртысын безнең гаилә тәшкил итә: хатыным, кызым, киявем, ике оныгым. Өченче буын нәселебез гөсләдә уйный. “Түгәрәк уен” фестивалендә катнашабыз, чыгышлар ясыйбыз. Гомумән, үзәктә иҗат коллективлары күп. Гармунчылар, ветераннар хоры, мари, рус ансамбльләре эшли. Гөсләчеләр арасында яшьләр булуы да сөендерә. Дәвамчылар бар, Аллаһка шөкер.

 


Эльвира МОЗАФФАРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 08.07.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»