поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
08.07.2022 Язмыш

"Әби улын гомере буе көтте, үлгәненә һич кенә дә ышанасы килмәде..."

Каберлектән чыкканда әбием өйрәткән Коръән аятьләрен укып, дога кылдым. Почмакка җитәрәк без госпитальне дә күрдек. Абыем нәкъ шунда вафат булгандыр инде. Хәзер ул төзекләндерелгән заманча бина. Минем бик тә анда кереп, абыемның соңгы минутлары турында сорашасым килгән иде дә, вакытыбыз ашыктыра иде. Аннары шуның кадәр елдан соң кем хәтерләсен инде аны...

1941 елның 22 июнендә башланып киткән, 1418 көн буе дәвам иткән Бөек Ватан сугышында күпме җырлар җырланмыйча калган, күпмесе вакытсыз өзелгән.
 
Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй, Фатих Кәрим, Нур Баян... Әгәр сугыш булмаса, алар талантлы каләмнәре белән халкыбыз күңеленә тагын күпме матурлык орлыклары чәчәр иде... Арада танылган балалар шагыйре Шамил Гәрәй дә бар. 1916 елда Казанда дөньяга килгән, кечкенәдән шигырьләр язарга, рәсемнәр ясарга яраткан ул. Кыска гына гомере эчендә (1916-1946) балалар өчен дүрт китап чыгарырга өлгергән. 
 
Илебезгә фашистлар бәреп кергәч, шагыйрь каләмен коралга алмаштырып, яуга китә. Мәскәү янындагы каты сугышларда кече командир Шамил Гәрәй каты яраланып, әсирлеккә төшә. Фашист концлагерьларының барлык газапларын: ачлык, ялангачлык, суыкларын кичереп, инде Җиңү салютлары яңгыраганнан соң, чит җирләрдә мәңгелеккә ятып кала.
 
Шамил Гәрәйнең кыска гына гомерендәге тыйнак иҗаты тарих тузанына күмелеп, югалып та калган булыр иде, бәлки. Ярый әле, өзелгән җырны ялгарга тырышып, аның эзеннән юлга чыгучылар – Фәридә Сәлимова кебек фидакарьләр бар.
 
Кечкенәдән дәү әнисенең шагыйрь энесе турында сөйләгән истәлекләрен тыңлап, батыр абыйсы белән горурланып үскән кыз Шамил Гәрәй исемен, иҗатын мәңгеләштерү уе белән янып йөри башлый. Озак эзләнүләрдән, төрле җирләргә хатлар юллаганнан соң, Фәридә ханым абыйсының Польшаның Гливице шәһәрендә кызыл-армиячеләр каберлегендә 51нче кабердә җирләнгән булуын белгән. Бу хакта хәбәр итеп, Варшавадан хат та килгән.  Фәридә ханымның тагын бер хыялы бар иде Польшага барып, Шамил Гәрәйнең каберенә туган як туфрагын салу уе белән яшәде ул. 
Йолдыз ШӘРАПОВА
___________________

Польша җирендә – Татарстан туфрагы 

Мине Татарстан Мәдәният министрлыгы Европада Сабантуй оештыру өчен ике артист – Ригадан җырчы Елена Митина һәм аккордеончы Айдар Вәлиев белән бергә Польшага җибәрде. Әлеге сәяхәтнең һәр мизгеле бүгенгедәй күз алдымда. Тәрәзәдән күзем алмый карап барам. Бу җирләр минем абыем Шамил Гәрәйнең сугыш вакытында әсирлектә булган иле бит.

Польша татарларының мәдәният үзәгенә киттек. Үзәкне Ежи Шахуневич җитәкли. Ул ел саен Казанга килә. Без аның белән беренче тапкыр 2005 елда таныштык. Мин ул чакта аңа әниемнең абыйсының каберен табуда ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать иткән идем. Яу кырларында каты яраланып әсирлеккә эләккән 1946 елның мартында Польша госпитальләренең берсендә вафат булган Шамил Гәрәй хакында язылган “Өзелгән җыр” дигән китабымны да бүләк иттем. 

Менә абыемның җирләнгән җире табылды, бу хакта Татар конгрессына хәбәр иттеләр. Фотосын да җибәрделәр. Аның фамилиясе “Гориев” дип дөрес язылмаган булган, ә бу эзләү эшен авырлаштырган. 

Биредә мине һәр нәрсә Шамил Гәрәй белән бәйләде. Чөнки монда сугыш турында сөйләүче хатирәләр бик күп. Рельста ишекләре ачык вагоннар таккан паровоз тора. Мин эченә караган идем, йөрәгем куырылып китте. Нәкъ шундый вагоннарда минем абый да газапланып баргандыр. Мондый вагоннарада меңләгән кешеләрне диненә, милләтенә карамыйча, Германиягә озатканнар.

Икенче көнне польша татарлары Сабантуй бәйрәм итте. Минем тизрәк абыемның каберен барып күрәсем килә иде. Иртәгесен без яңа танышым Иона һәм аның кызы белән бергәләп, поездга утырып, Гливицега киттек. Поезд Катовицега җитеп, автобуска утыргач, дулкынланудан йөрәгем тагын кысылып куйды. Мине хәзер абыем җирләнгән җирдән 25 чакырым гына аера бит инде.

Реклама
РЕКЛАМА
...Зиратка куелган, кояш нурларында ялтырап торган ак төстәге тәрене мин ерактан ук күреп алдым. Абыемның җәсаде шунда җирләнгәнен аңлау кыен булмады инде миңа. Бөтенләй якында кул сузымында гына абыем кабере.

Зиратның капкасы да ак төскә буялган, иң өскә кызыл йолдыз да куелган. Үткәннәр белән очрашуга шул кадәр нык ашыктым. Юк, ашыгу гына түгел бу ашкыну иде. Бу урынны без өч дистә ел эзләдек бит. Мин бик нык дулкыналанып, каберләрне карап йөри башладым Ниһаять, “Кызылармияче Гореев Ш.М. 1916-1946” дигән кадерле язуны күреп алдым. Күңелемне ниндидер каршылыклы хисләр биләп алды. Беренчедән, абыемның шулай чит җирдә ятып калуыннан туган әйтеп бетергесез сагыш. Икенчесе, аның каберен табудан, янәшә басып тора алу бәхеттеннән туган шатлык хисе. 

Кабергә иелеп аңа әбиемнең (әнисенең) кабер туфрагын салдым. Әби улын гомере буе көтте, үлгәненә һич кенә дә ышанасы килмәде аның. Әбием еш кына яу кырында ятып калган язучы фронтовикларга Матбугат йортында куелган истәлек тактасына килә иде. Үзем белән “Шамил Гәрәй – татар шагыйре. Туганнарыннан. Татарстан” дигән латин язулы такта да алып килеп, аны кабер ташына беркеттем. Аннары абыем кабереннән бер уч туфрак алдым. Әнисе (минем әбием) каберенә салыр өчен. 

Бик нык дулкынландым. Аны аңлатырга бернинди сүзләр дә җитәрлек түгел. Минем бу җирләрдә озаграк буласым, Шамил абый сулаган һаваны озаграк сулыйсым килде. 

Каберлектән чыкканда әбием өйрәткән Коръән аятьләрен укып, дога кылдым. Почмакка җитәрәк без госпитальне дә күрдек. Абыем нәкъ шунда вафат булгандыр инде. Хәзер ул төзекләндерелгән заманча бина. Минем бик тә анда кереп, абыемның соңгы минутлары турында сорашасым килгән иде дә, вакытыбыз ашыктыра иде. Аннары шуның кадәр елдан соң кем хәтерләсен инде аны...

Күңелдә аңлатып булмаслык хисләр. Бурычымны үтәүдән туган шатлык та, сугышны башлаган фашистларга карата бетмәс үч хисе дә бергә буталган. Әгәр дә каһәр төшкән сугыш булмаса, Шамил абыем да исән булыр, университетта татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлап, ныклап язучылык эшенә тотыныр, балаларны сөендереп күп кенә китаплар язар иде. Юк шул, сугыш барысын да бөтенләй башкача хәл итеп куйган. Аңа 30 яшьлек, әле өйләнмәгән дә егеткә Җиңү салютлары яңгыраганнан соң чит җирдә мәңгегә ятып калырга туры килгән. Бу каршылыклы хисләр мине Казанга кайтып җитмичә җибәрмәде. Ә инде монда кайткач әлеге хисләремне туганнарым белән уртаклаша башладым. Абыем каберенә баш ияргә җай тудырганы өчен, язмышыма бик рәхмәтлемен. Хәзер аннан алып кайткан кадерле истәлекләр “Балалар әдәбияты музее»нда саклана. Аны күрергә килгәннәрне тынычлыкның кадерен белергә өйрәтә алар. 

Бу дулкынландыргыч көннәрдән соң инде шактый еллар узса да, бүгенгедәй хәтеремдә саклана. Сугыш башланган көннәрдә бу сәяхәт күңелемдә кабат яңарды. 

Фәридә СӘЛИМОВА, “Простор” үзәгенең “Балалар әдәбияты музее” директоры.
Фото: пиксабай
 

Йолдыз ШӘРАПОВА
Шәһри Казан
№ --- | 08.07.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»