|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.07.2022 Дин
Татарстанда яңа мәчет ачыла8 июльдә, җомга көнне Питрәч районының Богородское авылында "Сәфәр"мәчете ачыла. Тантаналы чара 18: 00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә "Ханский дом" төзелеш компаниясе. Мәчет ачылышында балалар өчен төрле викториналар һәм конкурслар да оештырылачак. Төрле чыгышлардан соң барысы да бәйрәм табыны янына җыелачак, ул бер үк вакытта Гарәфә көнендә ураза уңаеннан ифтар да булып тора. Гарәфә көнендә Мәккәгә хаҗ кылучы мөселманнар ирекле ураза тота. Аллаһ йорты төзелеше - күп кешеләрнең, бигрәк тә бу катлаулы чорларда зур хезмәте. Мәчет ачылган вакытта эшчеләр алдында бурыч кала, 500 мең сумга якын материаллар һәм якын-тирә территорияне төзекләндерү өчен финанслар кирәк, дип яза idel-tat.ru. Мәчет имамы Нуршат хәзрәт битараф булмаган кешеләргә бу игелекле эштә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Тәхкыйк сәвабның әҗере кеше өчен һич бетми торган, мәңгелектер. Изге гамәлне хуплагыз, мәчет төзелешенә үз өлешегезне кертегез.
--- |
Иң күп укылган
|