поиск новостей
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
04.07.2022 Дин

2022 елда Татарстанда Корбан бәйрәме ничек узачак?

Корбан бәйрәме ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә. Быел гает 9 июльгә туры килә. Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голамәләр шураларының бердәм карары белән корбан чалу өчен нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 32 000 сум күләмендә билгеләнде. Корбан нисабының күләме 595 грамм көмеш бәясенә тиң.

Шул рәвешле, мөселман кешесенең артык 32 000 сум акчасы булганда, аның өчен корбан чалу мәҗбүри санала.

Шулай ук казыйлар һәм голамәләр тарафыннан Татарстан шәһәрләре һәм авылларында бәйрәм намазын үткәрү вакыты билгеләнде. Республикабызның барлык мәчетләрендә Корбан гаете намазын, кояш чыгып, 30 минут узгач уку тәкъдим ителә. Башкалабыз мәчетләрендә Корбан гаете түбәндәге тәртиптә үтәчәк:

02.30 – иртәнге намаз;
02.35-03.10 – Коръән укылу;
03.10-03.40 – гает вәгазе укылу;
03.41 – гает намазын уку;
03.45 – гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу.
Казанның Галиев мәчетеннән бәйрәм вәгазен һәм мәчеткә килгән мөселманнарның җәмәгать белән укыган гает намазын туры эфирда “ТНВ Татарстан», «ТНВ Планета» һәм “Хозур ТВ” телеканалларында, шулай ук ТР МДН-ның dumrt.ru сайтында һәм «Хозур ТВ»-ның YouTube-каналында күзәтеп булачак.

Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып китәчәк һәм махсус корбан чалу урыннарында өч көн дәвам итәчәк. Корбан чалу 3 көннең берсендә башкарыла:

- беренче көнне (Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә, ягъни 9 нчы июльдә);
- һәм алдагы ике көндә (Зөлхиҗҗә аеның 11 һәм 12 нче көннәрендә, ягъни 10 һәм 11 нче июльдә).

Казанда 2022 елда 17 махсус мәйданчыкта корбан чалыначак. Башка шәһәр һәм районнарда 22 урын каралган. Барлыгы – 39 урын.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»